Рөстәм Миңнеханов гарип бала анасының ялваруын ишетерме?

-- Лейла

Кибет киштәләрендә балалар продукциясенә бәяләр һаман арта бара. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, аслыклар (подгузник) һәм коры сөт ризыкларының (детская смесь) бәяләре нык «тешли».

Бу хәлләргә түзә алмыйча, ата-аналар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның инстаграм битенә яза.

«Зинхар өчен балалар ризыгын контрольга алыгыз әле! Беренчедән, кибет киштәләрендә бик аз маркалар калган, икенчедән, хаклары 3 тапкырга арткан», дип язган Сиринә исемле ханым.

«Килешәм. Безнең бала инвалид, смесьтан башка берни ашамый. Туры килерлеге бармак белән санарлык, алары да ат бәясе! Ә дәүләт түли торган акчалар артырга җыенмый», дип ризасызлык белдерә Лия исемле Инстаграм кулланучысы.

«Сезнең коры сөт ризыклары кирәкмәс аларга. Аларның бурычы ерактагы Z хәрефен төшереп, элеп кую», дип өметләрен өзә чираттагы фикерен калдырган ханым.

P.S. Aта-аналарның әлеге фикер-ялварулары — Рөстәм Миңнехановның иртән «Исәнмесез!» дип элгән фотосы астында. Фотода КФУ тәрәзәләрендә яктыртылган Z хәрефе дә күренә.

Бәйле