Рәсәйдә «Макдоналдс» ябылу нәтиҗәләре акча һәм саннарда.
- Рәсәй хөкүмәте казнасына 167 млрд сум салым;
- 60 субъектта 850 ресторан ябыла;
- 60 меңнән артык «Макдоналдс» хезмәткәре, 100 меңнән артык чимал белән тәэмин итүчеләр эшсез кала;
- Рәсәй икътисадына 2,5 млрд $ инвестиция;
- Җәмәгать тукланышының 7 % тәшкил итә.
Бу әле бер «Макдоналдс» челтәре ябылу мисалы, ә илдә күпме кибет, җәмәгать туклану урыннары ябыла…
Гади тел белән әйткәндә, Рәсәйдә чит ил кибетләре, туклану челтәрләре ябылу, конкуренция булмау сәбәпле, үзебездә җитештерүчеләрнең бәясе артуга китерәчәк.
Эшсез калган халык санын әйтеп тә торасы юк…