Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 1983 елда Чистай районында туган. Ул Кырым Республикасының Перевальное авылында хәрби частьтә хезмәт иткән, дип хәбәр итә “Чистополь-информ”.
Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләгән.
Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши.
Семен Соловьевны Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә җирләячәкләр.
Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз
–
–

