Русиядә хәрби операция, санкцияләр сәбәпле кайбер даруларга кытлык сизелә башлады

-- Лейла

Бигрәк тә әз күләмдә сатылучы, сирәк һәм яман авыру-чирләрдән булышучы дарулар бетәргә мөмкин.

– Эпилепсия белән көрәшүче кешеләр дарусыз ремиссиядә озак утыра алмаячак! Һәм бу гарипләрнең артуына китерәчәк! Чит ил даруларын алмаштырып булмый. Сез машиналарыгызга үсемлек мае салмыйсыз бит. Авыру организмга да алмаш дарулар ярамый! Өстәгеләр сөйләшсен! Кирәкле даруларны кайтартсыннар, дип язган Татарстан президенты инстаграмына Анастасия исемле ханым.

– Нигә давление даруларының бәяләре арта?, дип аптырый Сөембикә ханым.

– Дару бәяләре нык күтәрелде, 500 сумлык дарулар 100-200 гә арткан, дип зарлана Гүзәл исемле язылучы.

Мондый комментарийларның иге-чиге юк. Ләкин рәсми җитәкчелек барысы да әйбәт, даруларга котлык юк, запаслар бар дип тынычландыра.

«Таттехмедфарм» дарулар склады директоры Илшат Мингазетдинов «Даруларны шикәр җыйган кебек алмагыз. Алар бозылачак. Без ситуацияне күз уңында тотабыз. Бүгенге көнгә дарулар тарату графигы үзгәрми. Барысы да план буенча бара», дип белдерде.

Бәйле