Гомер иткән ирем мин уйлаганча ышанычлы булмаган

“Инвалид белән яши алмыйм, миңа сау-сәламәт хатын кирәк”, – дигән.

Гомерем буе аның өчен генә яшәдем мин. Кая барсам да, ни генә эшләсәм дә, бары тик аны гына уйладым. Ашады микән, туңмады микән, арымадымы икән дип борчылдым. Аны кирәгеннән артык яраттым, якладым бугай. Ә ул моның кадерен белмәгән, күрәсең.

Ислам белән үткән гомеребез бәхетле булды. Ул мине, мин аны интектермәдек, гел үзебез дигәнчә яшәдек. Ике улыбыз бар, Аллага шөкер. Ирем бераз төксерәк булса да, аның кырт кисеп әйткән сүзләренә түзеп яшәдем, ничектер җаен таба белә идем аның. Туганнар гел: “Гөлфия, мондый ир белән ничек яшисең, каныңны эчеп бетергәндер бит?” – дип сорыйлар иде. Юк, эчмәде ул минем канны. Икебез генә калганда бик назлы, ягымлы була белде ул. Гомеребезнең азагына кадәр бергә яшәрбез, картлыкны бергә каршыларбыз дип уйладым. Ансыз яшәүне күз алдына да китермәдем.

Әмма мәхәббәт авырлыкта сынала икән. Авыр хәлгә төшкәч, сынаулы вакыт башлангач, аның түземлеге бетте.
Узган ел эштә биеклектән егылып, бик каты имгәнеп хастаханәгә эләктем. Башта җәрәхәт алай җитди түгел диделәр, ә соңыннан бер аягыма баса алмаячагымны, таяк белән генә йөриячәгемне хәбәр иттеләр. Андый сәламәтлек белән эшләп тә йөри алмаячагымны белдем, инвалидлык бирделәр.

Ирем хастаханәдән инвалид булып кайткан хатынын караңгы чырай белән каршы алды. Әйтерсең, мин үзем теләп алганмын бу җәрәхәтне! “Гомер буе чабып йөрдең, аяк астыңа карамадың. Йөрмәссең, шул кирәк сиңа!” – дип үзәгемне өзде. Аның инвалид хатын белән яшәүдән кимсенүен шундук сизеп алдым. Урамга да чыкмады минем белән, туганнарга да бармады. Берзаман кичләрен чыгып югала башлады, кайда йөрүен сорасаң, эндәшмәде.

Бер еллап шулай изалангач, Ислам мине ташлап чыгып китте. Бер хатынга йортка кергән бугай. Туганнар аптырап шалтыраткач: “Инвалид белән яши алмыйм, миңа сау-сәламәт хатын кирәк”, – дигән.

Юкка гына иргә ышанма, Иделгә таянма димәгәннәр икән. Хәтта бала үстергән, гомер буе янәшәңдә яшәгән ир дә сине көннәрнең берендә сатарга мөмкин икән. Мин әле дә ирсез калуыма ышанмыйм. Инвалид калуым өстенә шундый кайгы да өстәлсен әле! Мәхәббәт авыр вакытта сынала икән ул, ә рәхәт вакытта янәшәңдә булган ирнең хисләренә ышанырга ярамый.

Чыганак: https://akcharlak.tatar/article/gomer-itk-n-irem-min-uylagancha-yshanychly-bulmagan-/

Бәйле