Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Чаллы егете Артур Шәрәфиев һәлак булды. Аңа 21 яшь иде.
Артур Чаллыда туып-үскән, Чаллы политехник көллиятен тәмамлаган. Ул 2021 елда Россия кораллы көчләренә контракт буенча хезмәткә киткән. Аның әнисе отставкадагы полиция подполковнигы.
Ватанны саклауда һәлак булган якташыбызның урыны җәннәттә булсын, туганнарына, дусларына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен.
Батырлык һәм каһарманлык өчен Артур Шәрәфиевне вафатыннан соң «Батырлык ордены»на тәкъдим иткәннәр.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев контракт буенча хезмәт иткәндә, батырларча һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсендә булды.
– Солдатны соңгы юлга озату чыгымнарын шәһәр тулысынча үз өстенә ала. Әлегә вакыты билгеле түгел, әмма батырны лаеклы итеп, соңгы юлга озатырга кирәк. Гаиләсенә авыр. Егетнең әнисе Альбина Магомедовна 25 ел хокук саклау органнарында эшләгән, – дип сөйли шәһәр мэры.
Альбина ханымның 1991 елгы улы бар. Артур 2001 елгы булган. Ул лаеклы егет, каһарман солдат. Хәрби хезмәткә Чаллының Үзәк хәрби комиссариатыннан чакырылган иде.
Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/chally-da-soldat-tabuty-kt