Җәен нинди һава торышы булачак?

Татарстан башкаласында апрель һәм сентябрь җылы булса, ә июль салкынча килер дип көтелә. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

«Безнең төбәктә апрель аенда уртача айлык температураның 1,5 градуска күтәрелүе көтелә. Ай җылы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшем кытлыгы күзәтелергә мөмкин», — дип хәбәр итте ул.

Республикада май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булачак. Казанда бу айда уртача температура, гадәттә, 13,5 градус тәшкил итә, 40-45 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Июнь аенда Казанда уртача температура климатик норма күләмендә булыр дип көтелә, ул +17 градус тәшкил итә. 60-68 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

«Безнең төбәктә июль салкын, температура климатик нормадан (+20 градустан) түбәнрәк булыр дип көтелә», — диде КФУ профессоры.

Августта температура нормада булачак һәм +17 градус тәшкил итәчәк. 60 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Сентябрь исә эссе булыр дип фаразлана, температура климатик нормадан югарырак булачак, явым-төшемгә кытлык күзәтелергә мөмкин. Бу айда Казанда уртача температура +11 градус тирәсе тәшкил итә, 50 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/salkyn-iyul-yly-sentyabr-kfu-professory-aiga-ham-koz-basyna-farazlary-belan-buleste-5852439

Бәйле