14 ел аэропортта яшәгән

Дөньяда нинди генә сәер кешеләр юк икән! Мәсәлән, 60 яшьлек Вэй Цзянго 2008 елда гаиләсеннән качкан һәм 14 ел буе Пекин аэропортының икенче терминалында яшәгән.

Ни өчен ул моны эшләгән, дисезме? Туйганчы тәмәке тартып һәм алкоголь кулланып, ирекле яшисе килгәнгә. Вэй әйтүенчә, ул өйдәгеләрнең дәгъваларыннан туйган. Өйдә аның эчүен һәм тартуын чиклиләр икән.

“Мин өйгә кайта алмыйм, чөнки анда минем бернинди ирегем юк!” — дип белдергән ир. Шулай да ул гаилә әгъзаларының аңа бер шарт белән өйдә яшәргә рөхсәт итүен билгели. Ул шарт — ай саен бер мең юаньлек пенсиясен (якынча 15 мең сум) өйдәгеләргә биреп бару. Ләкин бу шарт сәер кытайлыны канәгатьләндерми. “Ул очракта мин нинди акчага сигарет һәм хәмер алам?” — дип чын күңелдән гаҗәпләнә ир.

Аэропорт полициясе бу кешене күп тапкырлар өенә юллаган, ләкин ул һәрвакыт кире кайткан. “Биредә минем ирегем бар!” — дип аңлата кытайлы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-04-07/14-el-aeroportta-yash-g-n-2760430

Бәйле