3 ай элек улын үтереп, скотчка урап, карга күмгән булган

-- ГолияУфа

Новосибирск өлкәсендә 42 яшьлек улын үтерүдә шикләнелгән 68 яшьлек пенсионерны тоткарлаганнар.

7 апрельдә Кольцово бистәсе Яшьләр урамындагы йортларның берсе янында урындагы халык ир-егет гәүдәсен тапкан, шуннан соң оперативниклар һәм Русия Тикшерү комитеты хезмәткәре урынга чыккан. Полиция хезмәткәрләре мөмкин булган шаһитларны сораштырган һәм янәшәдәге йортларны карап чыккан, шуның аркасында һәлак булучының шәхесен ачыклый алган. Соңрак зыян күрүченең әтисе кулга алына.

Сорау алганда ул 2021 елның декабрь ахырында улының башына балта белән берничә тапкыр сукканын, шуннан соң аның гәүдәсен пакетлар һәм скотч белән урап, өйдән ерак түгел карга яшергәнен сөйләгән.. Сәбәбе — улы белән шәхси конфликлары булган. Көрт эчендә гәүдә өч айга якын яткан.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: v-kurse.ru

Бәйле