Бүген яраткан җырчыбыз үзенең туган көнен билгели.
Бүген Русия эстрадасының легендесы — Алла Пугачеваның туган көне. Алла Борисовна күпләрнең кумиры. Ул матур, чагу итеп яши белүе белән дә сокландыра. 2013 елда, инде өлкән яшьтә булуга карамастан, ул янә әни булды.
Алла Пугачева һәм Максим Галкинның балаларын карынында йөртүче хатынны Алла Пугачева күргән. Җырчы аны ерактан күзәткән, аңа киемнәр сатып алган, кайгырткан, ярдәмче яллаган. Хатын үзе Пугачева белән очрашмаган һәм һаман да аның белән таныш түгел.
Филипп Киркоров белән никахта булганда, җырчы балага узарга тырыша, әмма бу бәхетне алар татымый. Алла Борисовна инде яңадан ана булу шатлыгын кичерергә өметләнмәгән…
«Гөнаһым зур, Ходай каршында гаепле идем. Кайчандыр мин үз туганнарым кушуы буенча карындагы баламнан котылдым. Мин моның зур гөнаһ икәнен беләм, һәм Аллаһ мине беркайчан да гафу итмәс, дип уйлый идем. Без элеккеге ирем белән нәрсә генә эшләмәдек, барып чыкмады», — ди Пугачева.
Туасы җан булса, барыбер туа, ди халык. Бүген инде Алла Борисовна картәни генә түгел, балалары мәшәкатьләре белән кайнап яшәүче әни дә.
Фото: just-interes.ru