Казанда яшәүче 11 яшьлек кызның күкрәкләре 12 килограммга җиткән…

-- ГолияУфа

Тәүдә кызга табиблар да төгәл диагноз куя алмый.

Бу вакыйга 2019 елда ук башланган, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында бүгенге көнгә кадәр сузылган. Викага 11 яшь булганда аның күкрәкләре бик тиз үсә башлый. Моңа тәүдә сыйныф җитәкчесе игътибар итә һәм кызның әти-әнисенә табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Әни белән кыз район дәваханәсенә бара, әмма биредән аларны Татарстанның балалар клиник дәваханәсенә озаталар.

— Ул коточкыч кәефтә иде, — дип искә ала Вика белән беренче очрашуны әлеге дәваханәдә эшләүче табиб-акушер-гинеколог Лилия Хәйруллина. — Бер күкрәге — биш килограмм, икенчесе җиде килограмм авырлыкта иде.

Табиблар кызны җентекләп тикшерә, әмма хәлне аңлата алмыйлар. Вакыт узган саен җенси өлгерүнең киләсе стадиясендә Виканың күкрәге тагын да ныграк үсәргә мөмкин була. Моның нигезендә кечкенә пациентка онкология авыруы да яный.

— Өйдән чыгарга да ояла иде. Кибеткә ипи алырга чыгу да аның өчен коточкыч хәл иде, — ди кызның әнисе.

Виканы эндокринология бүлегенә госпитализациялиләр, ләкин тиздән коронавирус пандемиясе башлана. Вакытны югалтмас өчен дәваханә табиблары ярдәм сорап шәхси клиникадагы хезмәттәшләренә — хирург-онколог Максим Дружковка мөрәҗәгать иткән. Табиб кызга гигантомастия диагнозын куя.

Вика өч ел көткән операция ике сәгать дәвам итә. Кызның күкрәгеннән 12 килограммлы тукыманы алып ташлаганнар. Табиблар мондый аномалияле пациентның аларның практикасында әле булмавын әйтә.

Фото:  Татарстанның балалар клиник дәваханәсенең матбугат хезмәте

Бәйле