Бүгенге әңгәмәдәшебез – Хәния апаның яраткан сеңелләренең берсе Фирүзәнең кызы Галия Ибәтуллина. Ул төскә-биткә дә Хәния апага охшаган, матур итеп җырлый да. Җае чыкканда төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар, җиңү яулап туганнарын сөендерә.
– Галия, син Хәния апаңның зур җырчы икәнлеген кайчан аңлый башладың?
– Сеңелем Гүзәл тугач, 4 яшь тулганда. Дөрес, аңа кадәр дә мин гел апам янында булырга тырыштым. Сабантуйларга бергә йөри идек, тирмәләрдә бергә утырдык. Кояштан саклый торган күзлекләрне дә бертөслене ала идек. Безнең күп нәрсә буенча фикерләребез туры килә иде.
– Димәк, сәнгатькә тартылуың да аңардан килә?
– Әнием ягыннан бөтен туганнар гармунда уйнап җырлыйлар. Карт атаебыз да гармунда уйнап җырлап йөрде. Хәния апа, әни, Салават абый, Алия апа – барысы да моңлы җырчылар. Үзем дә җырларга һәм шигырьләр сөйләргә яратам. Аларны Хәния апага багышлыйм. Бер бәйгедә Әнгам Атнабаевның «Талантларның язмышлары авыр» дигән шигырен Хәния апамның күлмәген киеп сөйләдем. Тамашачылар җылы кабул иттеләр.
– Хәния ханым нинди апа иде?
– Хәния апа кебек кеше башка юктыр. Ул бик юмарт, ярдәмчел, аны яратмый мөмкин түгел иде. Тәтешлегә кайтса, мин гел аның белән булдым. Аның миңа гына сөйләгән сүзләре бар, минем серләремне ул үзе белән алып китте. «Син минем киләчәгем, миңа охшагансың. Иягеңдәге чокырлар да минеке бит синең», – дия иде. Мине артист итәргә теләде.
– Хәния апаның авылга кайтуы балалар өчен дә, зурлар өчен дә бәйрәм иде бит?
– Әйе. Авылга кайтса, бөтен кешегә бүләкләр бирә иде. Бүләк-күчтәнәчләр алырга өлгермәсә, икенче көнне балаларны җыеп кибеткә бара иде. «Нәрсә телисез, алыгыз», – дия иде. Бала-чага кибеткә керсә күп нәрсәгә кызыга бит. «Юк, юк кирәкми», – дип әни безне ачуланса, Хәния апам: «Тимә, Фирүзә. Ни телиләр, шуны алып бирәм», – ди иде.
– Галия, Хәния апа сине суганлы сөт эчертеп терелткән дә бит әле.
– Андый хәл булды. 1-2нче сыйныфларда укыганда Тәтешлегә Хәния апа кайта дигәч, әнием мине картыйларга төшереп куйды. Фәния әбием белән коймаклар пешереп, табын әзерләп Хәния апаны каршы алдык. Чәйләр эчкәч йокларга яттык. Икебез ике бүлмәдә. Мин төнлә каты итеп йөткерә башладым. Төнге 3тә Хәния апа мине чәй бүлмәсенә алып чыкты. Зур суганны ваклап турады, аннары сөткә салып, табада җылытты. Шуны миңа эчәргә кушты, ә мин суганны яратмыйм. Әни хәзер дә миңа бөтен ризыкны сугансыз әзерли. Эчмим дип карышсам да, Хәния апа мине җиңде. Суганлы сөтне эчертте. Бер минуттан соң ютәлем бетте. Хәния апамның тавышы гына түгел, куллары да шифалы иде бит. Урыны җәннәттә булсын.
– Татар дөньясына кайгылы хәбәр китергән 27 июль көнендә дә син Хәния апа янында булдың.
– Тетрәндергеч 27 июль көне бүгенгедәй күз алдымда. Мин, әни, сеңлем Гүзәл, Хәния апа – барыбыз бер машинада Казанга барырга чыктык.
Хәния апа Тәтешлегә 13 июльдә кайткан иде. Без аны поезддан каршы алдык. Ул зәңгәр күлмәге белән поездга утырып кайтты. Әнигә: «Зәңгәр күлмәкле кызны кем каршы ала?» дип смс язган иде. Без аны каршы алдык. Нидер сизенгән кебек, ул көннәрне без бергә үткәрдек. Мин гел аннан калмадым, авылда, Салаюада икәү йөрдек, балык тоттык, җиләк җыйдык. Ялының соңгы дүрт көнендә бездә торды. Без аның белән бер бүлмәдә йокладык. Бер көнне төнлә кисәк уянып, торып утырды да, калтыранып: «Төштә чак үлмәдем», – диде. 26 июльдә җыенды да әнисенә китте. «Соңгы көнне әнием янында куныйм әле», – диде. Билгеле, ул «соңгы көн» дигәндә, авылдан китүне күз алдында тоткандыр. Әллә күңеле үләсен сиздеме икән?
Кан басымы күтәрелә иде Хәния апаның. Үзен генә юлга чыгарырга курыктык. Шуңа без дә, форсаттан файдаланып, Казанны күреп кайтырга булдык. Хәния апа моңа бик сөенде.
27 июльдә иртәнге 8дә: «Торыгыз инде, әйдә, Фидаил кайтырга чыккан, мунча ягыгыз», – дип шалтыратты. Күп тә үтмәде, безгә менде. Ул бит утырып торуны, ял итүне белмәде. Миңа чиләк тоттырды да: «Кыярларыгыз үскән, бар, җыеп кер, әниең дә китсә әрәм булырлар, тозлап калдырам», – диде. Кыярларны тозлады, әтигә дип әллә ничә төрле ризык пешереп калдырды. Илсур абый белән банк картасыннан акча алгач, сеңлемә дә, миңа да акча таратырга тотынды. Казанга үзенә кунакка барабыз, нигә акча бирә дип аптырадык? Соңгы бирүем дип уйлагандыр инде, бәгырькәем.
– Авырганлыгы сизелмәдеме?
– Кан басымы уйнады инде. Җәй эссе иде бит ул елны. Зур әнәй бездә иде. Казанга киткәндә, аны үз өенә керттек. Хәния апа өйгә кереп тормады, «Хәлем юк», – диде, миңа тотынып кына ишегалдын әйләнеп чыкты. Тәтешлене чыкканчы заправкага кердек. Хәния апа шоферына: «Арттан җил өрә бит, кондиционерны яп, тавышым бетә. Туйда җырлыйсым бар», – диде. Фидаил Вәлиуллин, машинадан төшеп, кассага киткәч: «Бу малай япмаган бит моны», – дип, Хәния апакондиционерны үзе сүндереп куйды. Шулай көлешеп китеп бардык.
Тәтешлене чыктык кына, Хәния апаның башы иелеп төште, көзән җыера башлады. Ни эшләргә дә белмибез. Мин ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Хәния апа уянмый да уянмый. Әтигә хәбәр иттек. Ул больницага шалтыратып, носилкалар әзерләп торырга кушты. Кире борылып, больницага барганда, мәчеткә җиткәч, Хәния апа уянып китте. «Мендәрне бирегез әле, мин Казаныма йоклап кына кайтам», – диде.
Үзәккә җиткәндә ашыгыч ярдәм машинасы каршыга очрады. Без барганда боьницада носилкалар белән көтеп торалар иде инде. Хәния апа үз аягы белән машинадан чыкты, күзлеген, туфлиен салды, сумкасын куйды да носилкага үзе менеп ятты. Лифт белән алып кереп киттеләр. Бер сәгать тирәсе вакыт үтте. Үзенең дарулары әнисендә калдымы икән дип, анда төшеп мендек. Сәгать туктаган кебек булды ул вакытта. Табиблар реанимациядән бер-бер артлары башларын иеп чыккач, эшнең нидә икәнлеген аңладык. Соңгы минутларында бергә булгач, әле дә күз алдында тора. Казанга дип сөенеп китеп барыш иде бит. Без дә, үзе дә сизми калды бугай үлемен. Туган авылында җаны чыкты.
– Галия, Хәния апаны соңгы юлга озатырга Казанга кайтмадың бугай?
– Йөрәгем авырткач, мине абыйларым белән өйдә калдырдылар. Хәния апа белән Тәтешледә хушлашканда мулла җеназа намазы укый башлагач йөрәгем авыртырга тотынган иде. Әти табиблар чакыртты, җиде укол кадагач кына рәтләнеп киттем.
– Апаң төшеңә керәме?
– Гаиләбездә иң күбе минем төшкә керде. Башта бик еш керә иде. Хәзер айга бер-ике тапкыр. Кайткан кебек булып, сөенеп керә. Өч тапкыр бергә өстәл артында кочаклашып, елашып утырдык. Музее ачылганга сөенәдер инде, көн дә балалар килә, иҗаты, киемнәре белән танышалар. Хәния апаның өендә булган кебек, шатланып китәләр. Теләгем шул: миңа апам турында сөйләп, аның мирасын киләчәк буыннарга җиткереп яшәргә язсын иде.
– Галия, Хәния апа сине артист итәргә теләгән иде…
– Үземнең дә артист буласым килгән иде. Театр училищесына укырга кердем, төркемнең старостасы да идем. Әмма нәселдән килгән йөрәк авырулы кешегә иртәнге 7дән төнге 12гә кадәр уку бик авыр. Ә бу һөнәр бар нәрсәне йөрәк аша үткәрүне таләп итә. Өстәвенә, баскетбол уйнаганда егылып, тез капкачын да авырттырдым. Хәния ападан соң әтиемнең әнисе йөрәк чиреннән вафат булды. Илсур абыемның икенче кызы Айсылу тугач әнигә: «Мин театр училищесыннан китәм», – дидем. Минем өчен сәламәтлек беренче урында. Бу адымымны Хәния апам да хуплар иде. Мин җырлауны да ташламаячакмын. Хәния апамның «Сахраларга чыксам», «Үземә каратам» җырларын Салават абыйның аранжировка ясаучысы яздырып бирде. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк.
– Хәния Фәрхи истәлегенә уздырылган «Җырлыйк әле» бәйгесендә нинди җыр белән җиңдең?
– Музыкант Илнур Саттаров язган «Сахраларга чыксам» җыры миңа җиңү китерде. Анда «Бәйрәм» ансамбле егетләре катнашты. Бәләкәйдән аларны белеп үскәч, рәхәт, күңелле булды. Икенче яктан караганда, музыкант егетләре янына Хәния апа да чыгар төсле… Моңсулык биләп алды.
– Галия, әниеңнәр ягы сездә бик матур сыйфат – туганлыкны кадерләргә өйрәтте. Хәния апаның кызлары белән аралашып яшисезме?
– Аллаһка шөкер, Алия, Алсу апаларым белән гел бергә, хәлләребезне белешеп, ярдәмләшеп яшибез. Хәния апамның нәселе туган җанлы. Алар беркайчан да матди байлыкка табынмадылар, бер-берсе өчен үлеп торалар. Бәйрәмнәрдә барлык туганнар бергә җыелып, гармунда уйнап җырлыйлар. Хәния апамның «Кадерлик туганнарны» дигән җырын өйрәнергә җыенам. Вакыты җиткәч, аны тамашачылар да ишетер.
Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.