«Әнинең вафатына ел тугач, туктаган сәгать эшли башлады»

-- ГолияУфа

«Бу иртәдән сәгатьтән нур бөркелде».

«Өйнең стенасында эленеп торган сәгатьне үземне белә башлаганнан башлап хәтерлим. Бу сәгатьне әти-әнигә картәтием өй котлап бүләк иткән булган. Соңрак төрле-төрле матур механик сәгатьләр чыкса да, бу кадерле бүләк шулай бездә «яшәвен» дәвам итте.

Мәктәпне тәмамлап, туган йорттан чыгып киттем. Инде үземнең балаларым бар, ә бу сәгать һаман шулай «келт-келт» дип вакытны санавын дәвам итте.

Язгы бер иртәдә туган йортыбызга зур кайгы килде — катлаулы авырудан соң әни вафат булды. Шул ук вакытта стенадагы сәгать тә туктады… Мондый хәлләрне ишеткән бар иде, әмма аңа артык исем китми иде.

Әти әнине югалтуны аеруча авыр кичерде. Озак вакыт әнинең әйберләренә дә тидертмәде ул. Күңеле белән кайтачагына ышангандыр инде. Шулай да берничә айдан әти янына кайткач, берәгәләп әнинең әйберләрен алып куйдык. Исән кешегә яшәргә кирәк бит, ә бу әйберләр һәрвакыт әнине искә төшереп тора. Тик барыбер әти стенадагы сәгатькә тидертмәде. «Әниең аны бик ярата иде, торсын», — дигәч, мин дә алып куярга батырчылык итмәдем.

Әнинең елын үткәрергә берничә көн алдын кайттым, чөнки әзерләнергә кирәк иде. Коръән укыласы таңда әти минем янга килде дә: «Кызым тор әле, тор. Теге сәгатьтән нур бөркелә», — ди. Мин сикереп тордым, әти-әни бүмәсенә ашыктым. Карасам, чыннан да, сәгатьнең саннарынна нур бөркелә, ә сәгать эшли башлаган…

Иртән кояш күтәрелгәнче шулай янды ул, аннары нур югалды. Моның нәрсә булганын үзебез дә аңламадык.

Сәгать һаман да эшли. Хәзер аны әти аеруча кадерләп саклый», — дигән социаль челтәрләрдә язучы.

Фото: de-vintage.ru

Бәйле