Украинада Казан танк училищесын тәмамлаган тагын биш кешенең һәлак булуы билгеле булды

-- Лейла

Казан танк училищесын тәмамлаган тагын биш кеше Украинада хәрби махсус операция барышында һәлак булган. Офицерлар илнең төрле төбәкләрендә туган, әмма хәрби һөнәрне Казанда үзләштергәннәр.

Танк ротасының 26 яшьлек командиры Михаил Новиков Брянск шәһәреннән. Украинада хәрби операция башланганчы ул Смоленск өлкәсендә өлкән лейтенант булып хезмәт иткән. Брянск хакимияте хәбәр иткәнчә, Михаил Новиковның бүлекчәсе апрельдә хәрби хәрәкәтләр зонасыннан чыгарыла, әмма соңыннан танкчы егет фронтка кайта. Офицерны 20 майда җирлиләр, ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

2008 елгы чыгарылыш сыйныф укучысының, гвардия майоры Андрей Лисуновның ничек һәлак булуы билгеле түгел. Үлем датасы 2022 ел дип кенә билгеләнгән. Андрей Лисунов 291нче гвардия мотоукчылар полкында хезмәт иткән.

Чиләбе өлкәсеннән капитан Евгений Акимов үзенең 35 яшьлек юбилее алдыннан һәлак булган. Танкта хезмәт иткән егетне Читада җирләгәннәр.

Аюр Балдандоржиев Эдэрмэг бурят авылында туган. Казан танк училищесына ул армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң укырга керә. 2018 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы танк взводы белән җитәкчелек иткән. Өлкән лейтенантка 30 яшь була. Аны 30 мартта туган авылында җирләгәннәр.

17 мартта Красноярск краенда 26 яшьлек Владимир Капошконы җирләгәннәр. 2019 елда ул Казан танк училищесын тәмамлый һәм Кавказда хезмәт итә. Хәрби махсус операция вакытында танкчы егетне Суворов медале белән бүләклиләр, әмма офицер аны алырга өлгерми. Өлкән лейтенант Капошко 8 майда Украинада һәлак була.

Бәйле