Кызлар елан оясына тап булган…

Куркыныч төштә түгел, Башкортстанда, Нуриман районында булган бу хәл.

Нуриман районының Павловка авылында 15 һәм 19 яшьлек кызлар һәм алар белән булган 7 яшьлек бала Кызыл кыя аша сулыкка төшәргә була. Кайтыр юлда алар елан оясына очраган.

Билгеле, өере белән елан уралып яткан җирдән кызлар үтеп китәргә курыккан, шуңа да сәяхәтләрен дәвам итә алмаган. Нәтиҗәдә, аларга ашыгыч ярдәм хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Коткаручылар кызлар белән профилактик әңгәмә үткәргән һәм аларны Павловка авылына алып килгән.

Җылы көннәр башлану сәбәпле, урман җәнлек-хайваннары сулыкларга чыга башлады. Шуңа да коткаручылар игътибарлыкны һәм уяулыкны арттырырга кирәклеген белдерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2022-06-15/kyzlar-elan-oyasyna-tap-bulgan-2840819

Бәйле