Дилә Нигъмәтуллина үзе һәм абые Булат Нигъмәтуллин белән Мәскәүдә булган хәлне социаль челтәрләрдә уртаклашты.
“Мәскәүдәге маҗараларымны сөйлим әле”, – дип башлый сүзен Дилә. “Бик матур парның туена килгән идек. Ә Булатны тагын бер мәҗлескә чакырдылар. Вакыт буенча җитешергә тиеш. Чарадан соң мин аэропортка, Булат икенче туйга киттек”, – дип яза җырчы.
Аэропортка барып җитәрәк кенә, Дилә Булатның вакытка сыешмаганын сизеп ала.
“Абыйны көтеп басып торам. Очып китәргә 40 минут кала, ә ул 30 минут кала таксига гына утырды. Җитешә алмас дип уйлыйм. 10 минут кала аэропортка керде. Мин стойкадагы апага: “Керде бит инде, азрак кына көтик”, -, дидем. “Девушка, идите, пожалуйста, в самолет, посадка заканчивается”, – диделәр. 1 минут кала, тирләп-пешеп, Булат йөгереп бара. Минем сөенгәнне күрсәгез”, – дип яза Дилә.
Нәтиҗәдә, Булат та, Дилә дә исән-сау гына үз вакытында Казанга кайтып җиткәннәр.
чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/260887-dil-nigm-tullina-m-sk-d-bulgan-kh-lne-s-yl-de-1-minut-kala-tirl-p-peshep-bulat-y-gerep-bara-/

