Хәмдүнә Тимергалиеваның ике Илһамы

Берсе аны сәхнә йолдызы иткән, ә берсе…

Билегеле булуынча, Хәмдүнә Тимергалиевага зур сәхнәгә чыгарга Илһам Шакиров үзе фатиха биргән, алар икесе бер бригада да эшләгән. Ә бераздан Борай районының Сәет Көрҗә авылында бер малай туган. Аңа мәшһүр җырчы хөрмәтенә Илһам дип исем кушканар. Малай үсеп буйга җиткәч, аңа легендабыз Хәмдүнә Тимергалиева белән бер сәхнәдә җырларга насыйп була.

Хәмдүнә апа сәхнәдә генә түгел, тормышта та «легенда»лар белән уратып алынган иде. Соңгы елларда Илһам Шәриф турындагылар да куерып алды. Туганымы, түгелме, кем ул?

«Аны Хәмдүнә апа үзе әйтте бит. Мин моның белән горурланам гына», — дигән ул «Шәһри Казан» хәбәрчесе Эльвира Шакировага җырчы белән туганлыгы хакында. Ә Хәмдүнә апа белән хезмәттәшлек итә башлаган елларын болай хәтерләгән: «1994 ел иде. Хәмдүнә апаның туган ягына кайткан мәле. Ул ел да әнисе янына ярдәм итәргә кайта иде. Мин Илеш районында идем, анда әти ягыннан туганнарыбыз күп. Шулчак миңа телеграмма килеп төште. “Сине Хәмдүнә Тимергалиева көтә”, — дип язганнар. Мин моңа ышанмадым, шул рәвешле өйгә кайтарырга телиләрдер дип уйладым. Өч көннән соң тагын шундый ук эчтәлектәге телеграмма килде. Анысында кайтмагач, килеп алып киттеләр.

«Хәмдүнә апа хәтле Хәмдүнә апа ничек мине чакырсын инде?” дип уйладым. Хәмдүнә апа кебек шәхесләрне якыннан күрсәк тә, күлмәкләреннән тотып карый идек. Әле анысы да бөтен кешегә дә эләкми иде, әтинең мәдәният йортында эшләве аркасында елмайган бәхет ул. Хәмдүнә апа концерт белән Башкортстанның Балтач районына барган булган. Мине күрүгә: “Нәрсә, апаем, Флүс малаемы син?” – диде. Җырлап күрсәтергә кушты. “Бәрхетле баритон тавышка ия булган Джо Дассенга охшагансың. Мондый тавышың була торып, Борайда калсаң, бетәсең”, — диде. Шул ук көнне үзенең концертында җырларга һәм аның төркеме белән йөрергә тәкъдим итте. Моңарчы ишетеп кенә белгән Казанны да беренче тапкыр Хәмдүнә апа күрсәтте. Казанга килгәч, Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым. Илһам абый Шакировтан дәресләр алдым».

…Хәмдүнә апа белән соңгы аралашуда: «Минем йөрәккә шөреп куйдылар, апаем, кайчанга кадәр эшләр, беркем белми», — дигән иде. Эшләүдән туктагач, тәүгеләрдә булып аны нәкъ Илһам Шәриф барып тапкан. Ул булмаса, тагын күпме зарыгып яткан булыр иде, белмәссең. Димәк, тормыш юлына язмыш чыгарып куйган һәркемнең үз кадере бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-07-06/h-md-n-timergalievany-ike-il-amy-2864583

Бәйле