Айгөл Бариева: «Безнең бергә үткәргән соңгы ике көнебез…»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсипов вафат булды. Линар әфәндененең инфаркттан гомере өзелде. Айгөл Бариева исә бу куркыныч көннәр турында социаль челтәрләргә язып чыкты.

— 2 июльдә иртән иртүк Линарым эшкә чыгып китте. Аны бу көнне дежур итеп куйганнар иде. Ул отпуск җиткәнен март аеннан бирле көтте, тик нигәдер яллары һаман кичектерелә барды. Мин исә: «Ялга да җибәрмиләр үзеңне, бик кадерле, эшчән хезмәткәр бит син!» дип, күңелен күтәреп тордым. Линар ялга чыгып, берәр кайда барып кайтырга теләде.

Ниһаять, аны сөендерделәр. Отпуск көннәре билгеле булды — 11 июльдән. Без путевкалар сатып алдык. Кабаттан дусларыбыз белән ул яраткан Светлогорск шәһәренә барырга планлаштырдык.

Төшкә кадәр дежур торганнан соң, Линар эштән кайтты. Без җыенып, икетуганының туган көненә чыгып киттек. Ул көнне бакчада барча туган-тумача җыелган иде. Рәхәтләнеп сөйләштек, күңел ачтык. Болай итеп инде күптәннән җыелган юк иде.

Кич җиткәч исә, безгә китәргә туры килде. Мин Әлдермеш авылында чыгыш ясарга тиеш идем. Линар мине шунда алып китте. Анда мине 2 сәгать көтте ул. Шуннан соң өйгә кайтып киттек.

3 июль иртәсендә кызыбыз үз эшләре белән Чаллыга китеп барды, улыбыз Мәскәүдә үзенең премьерасына әзерләнә иде. Ул көнне икәү генә булдык. Иртәнге якта кибеткә барып, азык-төлек, аннары икебезгә дә уңайлы аяк киемнәре алдык. Фотодагы ак аяк киемен бик ошаткан иде, Светлогорскка да шуның белән барырга тиеш иде.

Соңыннан өйгә кайттык, төшке аш ашадык, бераз ял итәргә дип, ятып алдык.

Сәгать 14.00дә тордык та, шәһәр буйлап әйләнеп кайттык. Линар белән шулай бик еш кына чыгып китеп, култыклашып, җәяү йөри торган идек. Шундый рәхәт булды өл көнне, мин кулыма хәтта телефон да алмадым. Гадәттәгечә, видеолар да төшермәдем. Эх, ничек үкенгәнемне белсәгез хәзер!..

Автобус белән Камал театрына хәтле килдек, Кабан күле буйлап җәяү, кулга кул тотынышып йөрдек. Көтмәгәндә генә Равия Гаязовна белән Мәрзия апа Мухиналарны күрдек. Линар безне фотога төшереп алды. Ә үзе шул вакытта төшмәде… Эх…

Соңыннан без Бауман урамындагы бер кафеда кичке аш ашадык. Линар анда да минем фотографиямне ясады. Шундый күп сөйләштек аның белән, алга таба планнар төзедек, балалар турында сүз алып бардык. Линар отпуск турында да әйтте, бик көтте ул аны.

Сәгать 19.00 булгач, өйгә кайтып киттек. Өйдә чәй эчеп алдык, җиләк-җимеш ашадык, телевизор карадык.

Сәгать кичке ун тулгач, йокларга ятарга әзерләнә башладык. Мин кызыма шалтыратып алдым, аның хәлләрен белештем. Ул барысы да әйбәт диде, Чаллыдан кузгалып китүләрен хәбәр итте. Моны Линарга әйтергә дип, аш бүлмәсенә чыктым. Карасам, шкафтан нәрсәдер эзли иде. «Нәрсә булды?» дип сорадым. Ул: «Күкрәк тирәсен нәрсәдер яндыра», ди. Мин: «Йөрәк әллә?» дим. Линар «Юк», ди. Мин тиз арада кан басымын үлчи башладым, 170/120 булды.

Шул арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым. Линарга карволол бирдем (бүтән өйдә бернәрсә дә юк иде, йөрәккә зарланганы юк иде бит аның). Линарга селкенмичә ятып торырга куштылар. Ашыгыч ярдәм 10 минут эчендә килеп җитте. Алар кан басымын үлчәп карадылар, 100/70 иде. ЭКГ ясадылар, хастаханәгә алып китәбез диделәр. Линар алдында бернәрсә дә әйтмәделәр. Аңа капельница куйдылар. Мине бүлмәдән чыгардылар да, инфаркт булган дип әйттеләр. Медицина хезмәткәрләре «Тиз арада ир-атлар табыгыз, носилка белән машинага алып төшәргә кирәк» дип, белдерделәр.

Минем истерика башланды, йорт буйлап ир-ат эзләргә тотындым. Барысы да төштәге кебек… Бер-ике ир-ат таптым да, нәрсә кирәклеген аңлаттым да, өйгә таба чаптым. Йокы бүлмәсенә кермәкче булам, кертмиләр.

Минем истерика, кычкыра башладым, «Линарымны коткарыгыз!» дип акырдым, Линардан мине ташлап китмәвен үтендем.

Носилкалар алып килделәр, карават кырыена куйдылар да, Линар әкрен генә үзе ятарга тиеш иде. Ул әле үз аңында иде, сөйләште дә хәтта… Носилкага яткан гына иде, шул ук вакытта зәңгәрләнде, күзен артка җибәрә башлады, тыны кысылды… Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре йөрәкне эшләтеп җибәрә торган махсус аппарат артыннан чыгып киттеләр. Соңыннан йокы бүлмәсендә бик озак кына тордылар. Әлеге минутлар миңа сәгатьләр барган кебек тоелды. Мин еладым, догалар укыдым. Медицина хезмәткәрләре йөрәген эшләтеп җибәрә алды ахры, ир-атларга машинага төшәбез дип, әмер бирделәр. 7нче хастаханәгә тиз арада барып җиттек, ул безнең янда гына.

Ашыгыч ярдәм машинасында Линарым кыенлык белән генә сулыш алды, косып та җибәрде…

Хастаханәдә тиз арада медицина ярдәме күрсәтә башладылар. Бик күп табиблар килде. Мин 2 сәгать көтеп тордым, бөтен белгән догаларымны укыдым.

00 сәгать 20 минутта яныма табиблар чыкты һәм: «Инфарк булган. Көчебездән килгәнне эшләдек, тик бу очракта шанслар калмаган иде…» дип, җавап бирделәр.

Мин боларны барысын да башка сораулар булмасын, арттан теләсә-нәрсә сөйләп йөрүчеләр булмасын дип яздым. Боларны укучылар авырлык кичерер, гафу үтенәм сездән.

Линарым искиткеч әйбәт, шат күңелле кеше иде. Алга таба да бары тик яхшы яктан гына сөйлиячәкмен.

Бүген җомга көн. Изге көн ул! Берүк догада булыйк! Урыны оҗмахта, рухы шат булсын, Линарымның! — дип үз кичерешләрен яза Айгөл Бариева.

Бәйле