Кама Тамагында яшәүче бер ир-ат Камада балык тотканда 87 килограмм авырлыктагы җәен эләктергән.
– Минем хыялым тормышка ашты! Әти белән балык тотарга бергә бардык! Һәм менә шундый уңышка ирештек! Әлеге балыкны тоту мизгелләрен беркайчан да онытасым юк! Балыкны ничек эләктердек бит – анысы гел аерым сөйләрлек! Бааам! Һәм 30 минутлык көрәш башланды. Тартып чыгара алмыйча йөдәп беттек. Балыкны тарта-тарта минем бар көчем бетте, тамагым кипте, – дип үз кичерешләре белән бүлешә олы җәен тотучы ир-ат.


–
–