Әле генә Казбек тавында яңа рекорд куеп йөриләр иде, инде җиләкле урманда! Ну уңган да бит болар! Килешәсезме?
Рөстәм Нәбиев хатыны Индира белән урманга җиләккә барган.
«Менә ничә ел инде, матур гадәтебезне үзгәртмичә, урман җиләге җыярга йөрибез.
Быел уңыш мул булды, рәхәтләнеп һәм икебез генә җыйдык. Табигать белән берләшү булды бу. Сөйләштек, көлдек, гайбәт саттык. Моннан да яхшырак тагын нәрсә булырга мөмкин?
Дөресен генә әйткәндә, безгә хәтта бу җиләкләрне җыю түгел, безне бер максатка җәлеп иткән процесс үзе мөһим иде. Бу шулкадәр якынайта», — дип язган Рөстәм.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-07-23/s-yl-shtek-k-ldek-gayb-t-sattyk-2883496