«Спокойной ночи, малыши» тапшыруында Филя булып сөйләгән актер Сергей Григорьев 64 яшендә вафат булды.
Актер белән хушлашу 21 августта узачак, дип хәбәр иткәннәр Санкт-Петербургның зур хораль синагогасында.
Соңгы елларда Григорьев Израильнең Ткоа шәһәрендә Яһүд тауларында яшәгән. Балалар өчен телепрограммада ул 2013 елга кадәр эшләгән. Башта Григорьев курчакны уйнатучы гына булган, ә Филя персонажын актер Игорь Галуненко тавышлыландырган. 1988 ел ахырыннан Филя өчен Григорьев сөйли башлый. Ул вакытта Сергей Григорьевка Галуненконы чыгарылышны тиз арада яңадан төшергән вакытта алыштырырга туры килгән.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/spokoinoi-noci-malysi-tapsyruynda-filya-bulyp-soilagan-akter-sergei-grigorev-vafat-5858972
–
–

