Бүген иртән Декабристлар урамында юл фаҗигасе булган. Җиңел машина зур тизлектә юлдан барганда кинәт кенә тротуарга чыгып, 8 яшьлек баланы бәрдергән. Көчле бәрелүдән бала читкә “очкан”.
Агентлык хәбәрчесенә Казан Дәүләт автомобиль инспекциясеннән белдерелгәнчә, машина бәрдергән бала хастаханәгә озатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче кинәт кенә үзен начар хис иткәнлектән машинасы тротуарга чыккан булырга тиеш.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90158/