​Россиядә Белем көнен үткәрү форматын үзгәртәләрме?

1 сентябрьдә Белем көнен үткәрү форматын коронавирус таралу сәбәпле үзгәртергә мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов сөйләгән.

Ул төбәк хакимиятләренең мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үткәрүдән баш тартырга хокуклы, дип аңлатты.

— Әгәр 1 сентябрьгә кадәр коронавирус таралу артса, укучыларны дистанцион укыту форматына күчерергә туры килергә мөмкин, — дип хәбәр итте ул.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90417/

Бәйле