Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында гомер итүче Гөлия һәм Рәис Саматовлар гаиләсе Кремльдә кунак булып кайтты. Президент чакыра дигәч, төнлә йоклап та тормаганнар. Гөлия ханым әйтүенчә, иртәнге өчтә инде аякта булганнар.
– Гомеремдә дә Президент янына барырмын, аның белән бер табын янында сөйләшеп утырырмын, бергә чәйләр эчәрмен, димәгән идем. Районнан хәбәр килгәч, башта бик дулкынландым. Аннары инде, чакыргач, барырга кирәк, дип тынычландым, – дип сөйли Гөлия ханым. – Районның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова бик ярдәм итте. Әгәр ул тынычландырып тормаса, ни эшләп беткән булыр идек? Хәтта күлмәкне дә үзе сайлап бирде. 50 яшемә җиткәндә, беренче тапкыр матурлык салонына кереп, бизәнеп чыктым. Шаккаткыч бит бу. Үз гомеремдә матурланып йөргәнем булмады. Район башлыгы Анатолий Ивановка да рәхмәт. Казанга чыгып киткәндә, үзе озатып калды. Президент янында каушап калмасыннар дип, репетиция ясаткандыр.
Җитмәсә, урыннары да Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым янәшәсендә туры килгән. Президент, аларның Мамадыштан икәнен белеп алгач, бөтенләй ачылып китә. Әтисенең Дусайдан икәнен әйтә, үзенең дә анда еш булганын сөйли. «Якташлар икән без», – диюе Саматовларга бөтенләй канат куя.
– Табын янында шушы зур дәрәҗә өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтемне әйтеп утырдым. Ә бит минем тормышым рәхмәт әйтмәслек түгел. Мин бар дөньяны яратып яшим. Диндә булуым миңа бик ярдәм итә. 33 яшемдә ныклап намазлар укый башлаган идем инде мин, – ди Гөлия ханым. – Сигез балам да – көтеп алынган сабыйлар. Әнием бер ялгызы гына үсә. Сәламәтлеге буенча бала табарга ярамаса да, ул дүрт бала алып кайта. Безгә гел бер киңәш бирде: «Бала алып кайтудан курыкмагыз», – дия торган иде. Бәбигә узуга, әнинең сүзләре исемә төште. Мин балаларны авырлык белән күтәрмәдем. Хәтта үстергәндә кешегә кыенлык тудырмаска тырыша идем.
Саматовларның олы уллары Рәмискә 28 яшь икән инде. Гаилә корып, хатыны белән ике бала үстерәләр. Кызлары Гөлгенә дә, Гүзәл дә кияүдә. Рәмзилләре быел югары уку йортына кергән, Рамазан исемле уллары Мамадыштагы көллияттә белем ала. Исламия, Сөмбел, Мөхәммәтгазиз авыл мәктәбендә укыйлар. Ире гомере буе тракторда эшли. Аның өйгә кайтып кергәне дә юк икән. Алдынгылыкны бирмәс өчен, көн-төн эшли, ди хәләле.
Гөлия ханым, һәр бала үз ризыгы белән туа, дигән фикердә. Аларга дөрес юл күрсәтсәң, бар да үз җаена бара, ди ул.
– Район хакимияте ярдәменнән ташламый. Безгә Мамадыштан ике фатир бирделәр. Ике улым шунда яши. Үз өебез дә зур. Ялларга бергә җыелганда, 16га тулабыз. Сигез бала үстердем, киленнәр-кияүләр, оныклар белән ике тапкыр арттык. Әле тагын ишәяселәр алда, – ди.
Ул бер дә зарланмый. Сигез баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр, дип тә карыйм. Ә ул исә, кулың эш белсә, бала үсә ул, дип кенә сүзне икенчегә бора.
– Бер пешергәндә мичкә зур табада сигез ипи тыга идем. Көн саен шулай итеп пешердем. Ашны да зур кәстрүлдә әзерләдем. Олыраклары үсә башлагач, эне-сеңелләрен караштылар. Мин үзем дә иркә хатын булмадым. Бала табу йортына киткәнче, өч сыерны савар идем. Бервакыт тулгагым башланды. Туктаганда сыер савам. Үзем эчемнән генә уйлыйм: тибеп кенә җибәрмәсен иде. Күршеләргә савасы булмасын дип тырыштым. Сөтләрне урнаштырып бетергәндә, ул балам туа башлаган иде инде. Мине Мамадышка түгел, якынрак дип, Кукмарага алып чаптылар, – ди ул.
Ни генә сөйләшсәк тә, сүз Казандагы очрашуга килеп тоташа. Аларга Президент мактаулы исем белән акчалата бүләк кенә түгел, зур телевизор да биреп җибәргән.
– Бүләк өчен бала тапмадым бит мин. Гаиләбезне зурлаган өчен зур рәхмәт. Әмма иң зур теләгем – балалаларымның игелекле, сау-сәламәт, гомерле булуы. Авырмасыннар гына, – ди Гөлия ханым. – Президентның ягымлы елмаюы, гадилеге, хатынының безгә булган хөрмәте күңелебездә озак сакланыр әле. Балаларга, оныкларга сөйләрлек булды бу!
Беребез юганны икенчебез элеп барды
Буа районының Кырык-Садак авылында гомер итүче Хәйруллиннарга да Президент һәм аның хатыны белән очрашу насыйп булган. Хис-кичерешләре әйтеп аңлатырлык түгел. Әмма алар бер дә каушамаган. Президент янына шатланып барганнар. Мөслимә апа иң матур күлмәген кигән, Искәндәр абыйга да шкафтан пинжәк-чалбарын чыгарырга туры килгән. Матур итеп пардан киенгән алар. Зәңгәр төсне сайлаганнар.
– Телевизордан Рөстәм Миңнехановның гадилеген күреп шакката идек. Үзен күргәч, аңладык инде. Йөзеннән нур бөркелә бит аның. Шундый кеше ничек гади булмасын инде! Кешене үзенә карата белә ул. Яныбызга килеп, хәлебезне сорап, кочаклап фотога да төште әле. Менә җитәкче шундый булырга тиеш. Мин Президент дип борынын чөеп йөрми, – ди Мөслимә апа. – Их, мондый очрашулар без яшь вакытта булмады, дим дә, аннары үземне юатам: дәрәҗәле очрашу олыгайган көнгә калган икән. Бик тә күңелебез булып кайттык. Рөстәм белән Гөлсинә тигезлектә генә яши күрсеннәр.
Алар һәркемгә үзләренеке кебек матур гомер тели. Искәндәр абый белән аның егет чакларына кайтып килдек. Үзеннән сигез яшькә кечерәк кызны ничек эләктергәнен дә сораштык.
– Мөслимә апаң минем укучым иде. Армиядән кайткач, күрше Янтуган мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. 10 нчыда укыган Мөслимәгә күз төште бит. Берни эшли алмыйм. Гашыйк итте дә куйды. Нәрсәсен яраттың, дисеңме? Тырышлыгына сокландым. Әти-әнисенә карап сайладым мин аны. Мәктәптә укыганда, әнисе өчен сыер сава иде ул. Эшкә батыр икәне күренеп торды. Мин аны сынап кына йөрдем, – ди Искәндәр абый. – Мәктәпне бетергәндә, аңа 19 яшь тулмаган иде әле. Миңа инде – 27. Тимерне кызуында суктым, Мөслимәгә өйләндем дә куйдым. Ә ул читтән торып белем алды. Гомере буе мәктәптә математика укытты.
19 яшьлек кыз төп йортка килен булып төшә. Бәхетенә, каенанасыннан да уңа. Мөслимә апаны үз кызыдай кабул итә ул. Бергә 20 ел матур итеп яшиләр, сүзгә килмиләр. Чынлап та эшкә батыр булып чыга килен. Җиде балалы гаиләдә үскәч, әти-әнисе кызларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә.
Бәхетле тормышы өчен 69 яшьлек Мөслимә апа иренә рәхмәтле.
– Мин аның ышыгында гына яшәдем. Аңа бик ышандым. Ул паровоз кебек алдан барды, мин ияреп кенә йөрдем. Бәхетле булуның тагын бер сере – гаиләдә эшне ирнеке, хатынныкына бүлмиләр. Хәтта төнлә бала уянып елаганда, ник тормыйсың син, димәс иде. Үзе уянып, баланы күтәреп, минем янга китереп салыр иде. Иремнән хөрмәт күреп яшәдем. Хатын-кызга тагын ни кирәк соң? – ди Мөслимә апа. – Икебез дә мәктәптә эшләгәч, уртак сүзләр күп булды. Бөтен эшне бергәләп башкардык. Мин тексәм, ул кисеп торды, мин юсам, ирем элеп барды. Бер-беребездән туйганыбыз булмады.
Алар ике бала үстергән. Уллары Илнар да, оныклары да әби-бабай юлыннан киткән. Барысы да – укытучылар. Ә кызлары Эльвира икътисад өлкәсен сайлаган.
– Аллаһы Тәгалә бездән берни кызганмады. Бәхетле яшәтте. Тиң ярымны дөрес сайладым. Балаларыма да тиешле тәрбия биргәнбез. Улыбыз белән киленебез дә 19 яшендә өйләнештеләр. Аларны тугыз ел үзебез белән тоттык. Шөкер, бер-берләрен аңлап, санлап матур яшиләр. Әти-әнигә баласының тормышы түгәрәк булса, шул җитә, – ди Искәндәр абый. – 50 ел күз ачып йоганчы үтте дә китте. Шуңа да гаиләне сакларга тырышыгыз. Күп әйбер ирдән дә тора. Бөтен эшне хатын-кыз җилкәсенә өю дөрес түгел ул. Аңлашып яшәргә кирәк. Хатын-кызга да күп кирәкми – бер сүзең дә җитә кайчак. Шуңа да матур сүзләрне кызганмыйк!
чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90387/