Аларның йорты әллә кайдан ук күзгә ташланып, узып баручыларны сокландыра. Матур итеп бизәлгән, челтәр-челтәр итеп эшләнгән койма-капка, купшылык, затлылык өстәүче тәрәзәләр. Аларның һәр бизәгенә кул җылысы салынган. Мөслимдә яшәүче Ильяс Зиннуров калайдан тәрәзә йөзлекләре ясый.
– Мин күп еллар түрә булып эшләдем. Пенсиягә чыккач, үз-үземә: «Син телевизор, диван белән дуслашма. Үзеңә бер шөгыль тап», – дигән бурыч куйдым. Һәм акрынлап тимер бөгәр өчен станоклар ясый башладым, тимерне эретеп ябыштырырга өйрәндем, – диде Ильяс абый.
Шулай итеп ул остаханәсендә эшендә кулланырга кирәк булган барлык станокларны булдыра. Бизәкләр ясый, калай кисә торган җайланмаларны да үзе эшли. Биредә һәр нәрсә останың үзенә уңайлы итеп урнаштырылган.
– Мин элек агач белән мавыга идем. Йортыбыздагы бизәкләрне дә агачтан эшләдем. Ул бизәкләр инде еллар узу белән искерде, яңартырга туры килде. Ә йортның яңгыр бәреп яуган җиренә бизәкләрне калайдан ясадым. Агачтан ясалган бизәкләр затлырак та, купшырак та, зуррак та чыга, тик аны әледән-әле яңартып торырга кирәк. Калай исә чыдамлырак, шуңа күрә халык аны күбрәк сорый. Шулай итеп, акрынлап калай белән кызыксынуым артты, – диде ул.
Бәяне тәрәзәнең размерына һәм тирәнлегенә карап куялар икән. Бер тәрәзә 2800 сумнан башлап 5000 сумга кадәр җитә.
– Безнең якта койма бизәгән кеше бик сирәк. Ә менә тәрәзәләргә игътибар зур әле. Халык эшләрем белән бик кызыксына, сорыйлар. Тик быел бераз сүлпәнлек сиздем, заказлар кимеде. Заказлар күбәеп киткәндә, хатыным да булыша. Заказ алганда иң мөһиме – дөрес итеп үлчәү. Эшнең сыйфаты шуңа бәйле. Шуңа күрә без һәрвакыт тәрәзәләрне үзебез барып үлчибез, – диде.
Шунысы кызыклы: һөнәрче әйтүенчә, халыкның зәвыгы елдан-ел үзгәрә. Ягъни бер елны популяр булган бизәкләргә икенче елга ихтыяҗ булмаска да мөмкин.
– Элеккеге тәрәзә йөзлекләре, капка-коймалар хәзергеләреннән шактый аерылса да, алардагы милли орнаментлар шул ук. Ләкин көндәшлек дигән нәрсә монда да бар. Шуңа күрә һәр оста үз стилен булдырырга тырыша. Минеке дә бар ул. Шуңа күрә минем тәрәзәләр башкалардан аерыла. Кайвакыт бер оста эшли башлый да ахырына кадәр бетерми. Аннан соң хуҗалар миңа мөрәҗәгать итә. Ләкин мин күпчелек очракта баш тартам, чөнки тәрәзәләрне төрле стильдә эшләү бер дә матур түгел, – дип елмая Ильяс абый.
Ильяс Зиннуров фикеренчә, матурлык һәркайда булырга тиеш. Шуңа күрә ул күңелен дә, тәнен дә кайгыртып яши.
– Мин шушы эш белән күңелемә тынычлык алам, – ди ул. – Моннан тыш, иртән көн саен ике чакрым саф һавада йөреп кайтырга тырышам. Кайткач, иртәнге ашка кадәр сарымсаклы-лимонлы төнәтмә эчәм. Ул сәламәтлеккә бик файдалы. Хәл кертә, кан тамырларын чистарта. Кеше үз өстендә эшләргә, үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Шул вакытта гына тормыштан ямь алып, матурлык күреп яшәргә мөмкин.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90572/