Дилә Нигъмәтуллина Әрмәнстанда бер тиен акчасыз кала язган [видео]

-- Лейла

Хәзерге вакытта җырчы Дилә Нигъмәтуллина бер төркем дус кызлары белән Әрмәнстанда ял итә. Шунда алар белән бер күңелсез хәл булган — аларның бөтен акчалары һәм документлары булган букчаны урлаганнар.

— Севан күле буендагы ресторанга килдек без. Аның янындагы беседкалар бөтенесе дә буш иде, шуның берсендә үзебезнең кайбер әйберләрне калдырдык. Бөтенесе дә видеога төшерелде. Шул видеоларның берсендә безнең беседкага официантның гына кереп чыгуы күренә.

Ресторанда ашап-эчкәннән соң Гүзәл исемле кызыбызның кошелегы юк икәне ачыкланды. Башта кайдадыр калдырган дип уйладык. Әмма ул 200%ка ышанып, кошелегы гел үзе белән булганын әйтте.

Гүзәл урамга сторис төшерергә генә чыккан булган. Ул видеолар бар. Чыккан мәлендә официант хатын-кызны да видеога керткән. Без полиция  чакырттык. Ресторан хуҗасы, гомумән, безне аңламады, кычкырырга тотынды. Күзәтү камералары беркайда да юк иде. Ә безнең исә төшерелгән сторислар гына бар.

Без 8 сәгать буена тикшерү комитетында булдык. Бөтенебез дә кайгырдык. Ул букчада безнең бөтен документлар, акчалар иде. Бөтен кешедән дә сорау алдылар, официант хатын-кыздан да!

Аннары бу хатын бөтенесен дә таныды, кошелекны ул урлаган. Аңа акча кирәк булган, бу гамәлне беренче генә тапкыр эшләве икән.

Аллага шөкер, барысы да артта калды. Бу бөтен кеше өчен дә бер тәрбия дәресе булды, — дип яза җырчы.

Бәйле