Гомер көзе. Аны матур тормышта, балалар игелегендә каршылаучылардан да бәхетле кеше юктыр, мөгаен. Янәшәңдә якын кешеләрең булу үзе үк гомерне озайта. Питрәчтә яшәүче Александр Липатов үзен тәрбияләгән кызы Аннага бик рәхмәтле. «Моның кадәр тәрбия булмаса, озак яши алмас идем», – ди ул.
Без тагын бер айдан 103 яшен тутыручы Александр бабайның хәлләрен шушы көннәрдә 73 яшен бәйрәм иткән кызыннан сораштык.
– Әтием биш ел инде урын өстендә ята. Моңарчы бер дә зарланмады. Авырыйм димәде. Тик менә бот сөяге сыну харап итте үзен. Шул көннән бирле ятып кына тора. Ул – миңа, мин – аңа иптәш, – ди кызы Анна Александровна.
Александр Липатов Питрәч районының Улан авылында туып-үскән. Гаиләдә җиде бала була алар. Әмма кызганыч, алтысы да кечкенәдән вафат була. Александрга исә озын гомер насыйп булган. 14 яшендә колхоз эшенә керешә ул. Әти-әнисенә ярдәм итәсе килә. Берничә елдан егетне армиягә алалар. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Александр армиядә чакта авырып китә. Табиблар анда туберкулез авыруы таба. Шуннан соң егетне хезмәткә яраксыз дип, дәваланырга хастаханәгә озаталар. Берничә елдан ул тернәкләнеп, савыгып китә. Авылга кайткач, кибетче булып эшли башлый.
– Шул елларда әниебез Татьяна Ивановна белән таныша да инде. Эштән курыкмаган егеткә кызның да күзе төшә. Әти белән әнинең 6 баласы дөньяга килгән. Бер туганыбыз сабый чагында ук үлеп киткән. Икенче абыем 36 яшендә вафат булды. Дүрт кыз туган аралашып яшибез. Иң олы апама – 76, икенчесенә – 75 яшь. Иң кечебезгә 69 гына әле. Алар өчесе дә Пермь өлкәсендә яши. Бик кайтып йөри алмыйлар. Әмма телефон аша еш аралашып торабыз, – дип сөйли Анна Александровна. – Әниебез 11 ел элек үлеп китте. 7 ай урын өстендә булды. Аны да мин тәрбияләдем. Ул үлгәч, әтине үзебезгә алып кайттык. Берничә ел элек ирем дә бакыйлыкка күчте. Хәзер әти белән икәү яшибез.
Александр бабайның көннәре ничек үтә икән? Әнә шул хакта сораштык. Колаклары ишетми башлаган. Шунлыктан телевизордан сурәтен генә карый икән. Әмма үз кирәген аңлый, ди кызы. Тешләре булмагач, Александр Павлович ит ашаудан туктаган. Аш та яратмый икән. Бөтен ашаганы – ботка, иң яратканы – манный, ди Анна Александровна.
– Әти үзен карап кына ашый ул. Чәйне татлы әйберсез генә эчә. Кайчагында чәкчәк алып кайтам. Аны ярата инде. Кайчак шоколад та бирәм. Организмына кирәктер, дим. Сөтне дә бик ярата, – ди кызы.
Кайбер көннәрдә Александр Палович бик сызлана икән. Анна Александровна көчле дарулар биреп тора. Авырганда, йокы булыша. Колаклары ишетмәсә дә, күзләре күрә.
– Бөтен әйберне аңлый, хәтере дә яхшы. Әмма кайчак, бигрәк озак яшәдем инде дип тә зарланып куя. Безнең нәселдә 80 яшькә җитүчеләр бик күп. Әни дә 87 яшендә вафат булды бит. Озын гомерле булуның сере гади аның – тырышлык, эш ярату. Әти бер дә зарланмады. Әнине бик яратып, татулыкта 65 ел бергә яшәделәр. Бер-береңне аңлау да тормыш сикәлтәләрен узар өчен кирәктер, – ди кызы. – Әтине бик яратып тәрбиялим. Бер авырлыгын да күрмим. Гел янында булырга тырышам. Төннәрен бер эндәшүгә, ярдәмгә киләм. Бар якыннарымны кадерләп тәрбияли алганыма сөенәм. Әтием дә бик рәхмәтле. Шул рәхмәте мине бәхетле яшәтә дә инде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»