Бердскида 15 яшьлек яшүсмер кыз үз әнисен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Новосибирск өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хәл 2022 елның 30 июлендә аларның өйләрендә булган. Ана белән кыз арасында низаг килеп чыккан һәм ул 31 тапкыр әнисенә пычак белән кадаган. Алган җәрәхәтләрдән хатын шунда ук җан биргән. Аннан соң кыз үзе полициягә шалтыратып, әнисен үтерүе турында сөйләгән.
АиФ-Новосибирск мәгълүматлары буенча, ана үзенең туган көнендә кызы кулыннан үлгән. Хәзерге вакытта прокуратура раслаган гаепләү карары карау өчен Бердски шәһәр судына җибәрелә.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/10/94300/