«Андый балалар яшәргә тиеш түгелләр»

-- Лейла

Бер бала турында язганнан соң, аның әнисенә килгән СМС-хәбәрләрне укыгач, яңадан кулыма каләм алдым.

Без кыйммәтле дарулар белән генә торучы бала турында язган идек. Вакытында дару эчмәсә, баланың өянәкләре башлана. Әнисенең  йокысы туйганчы йоклаганы, тынычлап утырып ашаганы да юк.  Ул гел баласы янында. Калдырып беркая да китә алмый.  «ВТ»да язмышы бәян ителгәч, аңа ярдәм кулы сузучылар күп булды. Бер белмәгән кешеләр редакциягә  акча алып килде. Берәүләр исә 3 кап кирәкле дару китерде. Әни кешенең сөенечтән елап шалтыраткан чаклары да булды. Көннәрдән беркөнне ул безгә үзенә килеп ирешкән хәбәрләрне юллады. Аларны укыгач, чәчләр үрә торырлык. Бер СМСта: «Без синең белән бергә укыган идек. Хәтерлисеңме, бу мин – Айсылу. Син ничек оялмыйча газета аша балаңа акча җыеп ятасың? Ул бит инде йөри алмаячак, утырып та тора алмагач, нәрсә дип ул баланы яшәтергә соң?  Андый балалар яшәргә тиеш түгелләр. Мин бүген бик зур оешмада эшлим. Кесәм тулы акча. Әмма синең балаңа бирмим. Мин аны этләр приютына җибәрәм. Алар, ичмасам, кешеләргә юаныч», – диелгән сүзләр дә бар иде. Икенчесе бөтенләй таныш булмаган кешедән. Анысы: «Шалкан кебек тик яткан балаң сиңа нәрсәгә соң? Үзең өчен яшә», – дип язган.

Әллә нишләп киттем. Әлеге хәбәрләрне укыгач, ике көн уйланып йөрдем. Кая бара бу дөнья? Шулкадәр борчулы, тынычсыз вакытта бер-береңә мондый сүзләр язып буламы икән? Нигә дип күңелләрне рәнҗетергә соң?  Авыру бала үстергән әни үз  хәлен үзе генә беләдер! Миңа мөрәҗәгать иткән ханымны юатыр сүзләр таба алмасам да, балаң турында уйла, дип кенә киңәш бирә алдым. Ә бит һәр сабыйга әни  кирәк!

Дөрес, авыру бала үстерү җиңел түгел. Авыру икәнлекләрен белгәч, күбесенең әтиләре гаиләләрен ташлап китә. Ә хатын-кыз болай эшли алмый. Ничек итсә итә, баласын ташламый. Ул аны дәвалау, тернәкләндерү өчен бар көчен куя.

– Нинди генә булса да,  үз балаңа авыр сүз әйттерәсе килми, – ди Балтачтан авыру бала тәрбияләүче Разилә Мәхмүтова. – Ирең дә, туганнарың да ярдәм итсә генә  авырлыкны күтәрү җиңел. Мондый чакта акча белән ярдәм итү генә түгел, кайчак  бер җылы сүз дә җитә. Сүз дә юк, арып киткән чаклар да була. Әмма үзеңдә көч табарга кирәк. Кешедән ишеткән авыр сүз бик кыен. Миңа да кайчандыр каты бәрелгәннәре булды. Әмма мин авыру балам белән яшәргә өйрәндем. Мин аны башкалардан бер җире дә ким түгел дип кабул итәм. Нишләтим соң инде?! Димәк, Аллаһы Тәгалә безгә сынау биргән. Без аны үтәргә тиеш.

Арабызда авыру бала күрмәгән, алар белән очрашмаган яки очрашырга теләмәгән кешеләр дә юк түгел. Казанга тернәкләндерү үтәргә килгәч, Разилә балалар мәйданчыгындагы кызы яныннан баласын читкә алып китүче әнине искә төшерде.

– Нигә бу кыз сөйләшми, нигә йөрми? – дип сорый сабый. Әнисе тиз генә эләктереп алды да, баласын алып китмәкче була. Ә мин исә аларны туктаттым. Сабыйга кызым турында сөйләдем. Әгәр син аның белән уйнасаң, ул сөенәчәк, дидем. Бала үзгәреп китте. Дөрестән дә, без алга таба шундый күңелсез хәлләр булмасын өчен сабыйларны кечкенәдән дөрес тәрбияләргә, янәшәләрендә авыру балалар барлыгын да аңлатырга тиеш, – ди Разилә. – Шулай иткәндә генә, аларга карата җылы караш булачак. Бергә укыту да кирәк дип уйлыйм мин. Үзләре йөгереп йөргән, ә иптәшләренең утырып кына торуын, аларның ярдәмгә мохтаҗ икәнен күрсәләр, күңелләрендә миһербанлык уяныр иде.

Элек әби-бабайлар, авыру балалар башкаларга гыйбрәт өчен туа, ди торган иде. Ә без аларны күреп гыйбрәт алабызмы соң?   Ни өчен кешеләр бер-берсенә авыр сүзләр яза, ни өчен каты бәрелеп, күңелләрен рәнҗетүдән курыкмый? Психолог Алла Шаиновага шул сорауны бирдек.

– Соңгы вакытта кешеләр усалланды. Элек әйтәсе килгән сүзләрен эчләренә йотсалар, хәзер теләсә нәрсә язар өчен социаль челтәрләр барлыкка килде. Начар сүзләр язучылар кешегә авырлык китерәм дип уйламый да. Ул үз эшен эшли. Язып куя да күңеле бушап кала. Башкалар хакында уйлап торучы юк хәзер, – ди ул. –  Мондый сүзләргә игътибар итмәскә кирәк.  Аны язучылар үзе турында да, башкалар турында да уйламый, хәтта яшәү мәгънәсен дә аңламый алар. Андыйларны үзгәртеп булмый. Алар шулай өйрәнгән инде.

Эт өрер, бүре йөрер, ди безнең халык.  Авыр хәлгә калгач, ярдәм сорамыйча да булмый. Без шул эшне бергәләп башкарабыз да инде. Газета укучылар белән ике арада игелек күпере салабыз.  Булышуыбызны сораган хатлар безгә гел килеп тора. Җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр бик күп! Шуңа да күңелләрне төшермик. Авыруларга сихәт, аларны тәрбияләүчеләргә сабырлык телик.

 Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә кирәк:

–  Авыр хәлдә калган кешенең мәгълүматлары;

– Авыру тарихы, диагнозы, дәвалау кирәклеге турында белешмә;

– Элемтәгә керер өчен телефон номеры;

– Банк реквизитлары.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле