Украинадагы махсус опреациядә Петербургтан мобилизацияләнгән юрист Андрей Никифоров һәлак булган.
Аның гәүдәсен әле Россиягә кайтармаганнар, ә һәлак булган резервистның гаиләсе яңа повестка алган инде.
«Фонтанка» җирле басмасы язганча, хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәлак булган ир-атның сеңлесенә, дөресрәге, аның иренә килгән.
44 яшьлек ире белән ДЦП диагнозлы кыз бала үстерәләр, ир-ат гаиләнең бердәнбер ашатучысы.
Ишекне ачкан ана документны үз имзасы астына алудан баш тарткан.