Кемнәргә кабак ашарга ярамый?

Кайбер авырулар кискенләшкәндә, бу файдалы яшелчәдән баш тартырга кирәк.

Кабак — бик файдалы яшелчә, әмма билгеле бер авырулар вакытында аннан әзерләнгән ризыктан баш тартырга кирәк, дип кисәтә табиб-диетолог Ольга Перевалова.
Диетолог әйтүенчә, сәламәт кеше көн саен кабактан әзерләнгән ризыкларны тиешле күләмдә ашый ала, көндәлек оптималь порция 200-300 грамм тәшкил итә. Бу яшелчә организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә, анда күзләр һәм тире сәламәтлеге өчен файдалы булган каротеноидлар бик күп. Аның төшләре организмда паразит суалчаннарны бетерергә ярдәм итә. Кабакның йомшагы күп итеп шикәргә, каротинга, С,В1, В2 витаминнарына һәм организм өчен файдалы башка матдәләргә бай. Ул эчәкләр эшчәнлеген яхшырта һәм яхшы бәвел кудыру чарасы булып тора.
Шулай да ашказаны-эчәк авырулары кискенләшкәндә кабактан әзерләнгән ризыкларны ашамый торырга кирәк. Сүз кискен гастрит, колит, ашказан җәрәхәте, панкреатит, шулай ук агулану турында бара, дип аңлата табиб.
«Гадәттә, бу очракларда кабактан гына түгел, башка яшелчәләрдән дә тыелып торырга кирәк. Аларда булган каты клетчатка ашказаны-эчәк тракты буенча узып, ялкынсынган лайлалы тышчаны сыдыра һәм шуның белән пациентның хәлен тагын да кискенләштерә», — диде Перевалова.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-10-18/kemn-rg-kabak-asharga-yaramyy-2994084

Бәйле