Казаннан хәрби операциягә 700дән артык кешене озаттылар. Киләсе көннәрдә дә махсус операция зонасына җибәрәләр дип көтелә. Шул ук вакытта өлешчә мобилизациягә эләгеп, инде һәлак булганнар турында хәбәрләр һәр көн килә.
Мобилизациягә эләгергә тиеш булмаганнарны да алып китәләр.
Татарстанның Кукмара районыннан мобилизациягә эләккән Ренат Галимовның да очрагы шундый: бөтен кәгазьләр кулында, аның “отсрочка”сы булуын рәсми таныганнар, әмма инде 2 атна буе ир-кешене хаксыз рәвештә җибәрмиләр. Операцияләр аша узган кеше дарусыз, кирәкле дәвалаусыз тора.