28 октябрьдә Алабугадан өч ир-ат Казанга җыелу пунктына китте. Мобилизацияләнүчеләр арасында үз теләге белән баручы 51 яшьлек ир-ат Алексей Моряшов та бар.
Ир-ат армиядә хезмәт итмәгән, әмма аның Ватанын сакларга бару теләге көчле булган. Ул үзе өч тапкыр хәрби комиссариатка килгән. Аны өченче тапкыр барганнан соң гына чакыртканнар. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.
«Башымны югары күтәреп барам, Ватан алдында бурычны үтәргә кирәк. Бары тик җиңүгә өметләнәм», — ди ир-ат.
Бу көздә аларның гаиләсендә өченче озату. Алексейның улы, шулай ук хатынының абыйсы да өлешчә мобилизацияләүгә эләккән.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/alabugada-yasauce-51-yaslek-ir-at-maxsus-operaciyaga-uz-telage-belan-baryrga-bulgan-5862208