Ә башыңа артист килеп төшсә?!

Утырырсың кул чабып… Ярый ла Фирдус дөрес төшкән.

Хәзерге эстрада концертларында шоу булмаса, аңа халык йөреп тә тормый. «Чыкты. Басты. Җырлады» заманы узып бара. «Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиева Уфага килә иде дә, филармониядән бер гармунчы белешеп, өч сәгатьлек концертны бер сулышта биреп китә иде», дип безнең кебек мыжыклар гына сөйлидер. Күпләр сәхнәдән «шаккатризм»нар көтә һәм нигә дә риза. Хәтта артист «өстеннән йөрсә» дә.

Залга, тамашачы өстенә сикерүләр Русия эстрадасыннан килеп керде. Бездә Мөнир Рахмаев башламады микән… Аннан Элвин Грей, Алтынай Вәлитов, күптән түгел Марат Яруллиннар сикергән. Ярый ла, бу трюк алдан әзерләнгән булса.

Фирдүс Тямаев бер концертында әзерләнеп өлгермәгән күрәсең, шуңа күрә нибары тамашачы кулын куеп утыра торган урындык кырыена баса-баса залның яртысына барып җиткән. Бармас иде, аннан чәчәк гөлләмәсе тотып бер кыз чакырып торган шул! Күз алдына китерегез, концерт карап утырасың шулай, ә синең урындык өстеннән Тямай китеп бара…

Тамашачы бу кылыгын да яраткан Фирдүснең. Инде идәнгә төшеп, рәт арасыннан чыкканда, кызлар кочаклап калырга, егетләр кулын кысарга да өлгергән.

Украиндагы махсус операциядә катнашучы егетләргә оештырган дәвамлы, саллы ярдәме турында белгәннән соң, берәү әйтмешли, «Тямайга бар да ярый!»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-02/bashy-a-artist-kilep-t-shs-video-3012844

Бәйле