«Брат» дип тә кочакламыйм, «дошман» дип тә дәшмим…»

Рифат Зарипов артистлар дуслыгы турында үз фикерен белдергән.

«Бергә коллега булып йөрибез, бер сәхнәдә концерлар куеп йөрибез. Шул концертлардан соң акырышып талашасың да, еллар дәвамында сөйләшми йөрисең.

Ә соңыннан концентларда тагын очрашасың да, «братан» дип кочаклыйсың. Монда нинди дуслык булсын инде. Бу бит кеше алдау, уйнау була.

Шуңа күрә мин «брат» дип тә кочакламыйм, «дошман» итеп тә күрмим», — дип сөйләгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-11-01/brat-dip-t-kochaklamyym-doshman-dip-t-d-shmim-3012240

Бәйле