Ә сезнең андый гадәтегез юкмы?
Бөек британия һәм Швеция галимнәре ни өчен сүгенүнең файдалы социаль һәм психологик конструкт булуын әйткән. Бактың исә, ул безгә әңгәмәдәшебезне көлдерергә, авырту һәм ачуга каршы көрәшергә, шатлык белдерергә ярдәм итә икән.
Галимнәр әйтүенчә, сүгенү җиңел акыллылык яисә түбән интеллект билгесе түгел. Аларның тикшеренүләре буенча, сүгенү сүзләре көчле корал булырга мөмкин, ләкин аны дөрес куллану мөһим.
Галимнәр сүгенү турында 100дән артык мәкалә өйрәнгән һәм тупас сүзләр «башка тел формаларыннан аерылып тора һәм көчлерәк» дип тапкан. «Көндәлек» сүгенүнең төп уңай якларына курку, шатлык, ачу, дулкынлану, шулай ук юмор хисе һәм теләктәшлек белдерү керә. Тикшеренүчеләр, сүгенү сүзләре хәтта ышанычны һәм инандыруны арттырырга мөмкин, дип тапкан.
Күптән түгел русиялеләрнең яртысының эштә сүгенү лексикасы куллануы ачыкланган. Тик хатын-кызлар булган оперативкаларда сүгенү сүзләре ике тапкыр сирәгрәк кулланыла.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-11-05/s-gen-faydaly-di-3017072