Киркоровның әтисе авыр хәлдә…

90 яшьлек Бедрос Киркоров утырып кына тора, диләр.

Россия киңкүләм мәгълүмат чаралары Филип Киркоровның начар психик халәтенә аңлатма бирде. Мәгълүм булуынча, күптән түгел күренекле җырчының хатын-кызга кул күтәрүе билгеле булды.

Җырчының әтисе өчен бик нык борчылуы ачыкланган. 90 яшьлек Бедрос Киркоровның сәламәтлеге, имеш-мимешләр буенча, мактанырлык түгел. Ул утырып кына тора икән. Бу хакта журналистларга җырчының дуслары хәбәр иткән.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: нинди генә илгә барса да, Филип әтисен үзе белән алган булган. Хәзер, сәламәтлеге начараю сәбәпле, Бедрос Киркоров берүзе өйдә калырга тиеш. Әтисе янында булу өчен җырчы берничә концертларыннан да баш тарткан, диләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-11-12/kirkorovny-tise-avyr-h-ld-3027283

Бәйле