Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Фәннүр Мөхәммәтҗановка театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Cүз уңаеннан, Фәннүр – 5 декабрьдән «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтелә башлаучы «Алмаш» сериалында игезәкләр ролен уйный.