Илсөя Бәдретдинованың борчулы көннәре…
Илсөя Бәдретдинова «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында катнашкан. Ул анда бик зур сере белән уртаклашкан.
«Лилия сөйлисе түгел нәрсәләрне дә сөйләтте. Аны хөрмәт иткәнгә, алдый алмадым», – дип яза ул социаль челтәрләрдәге битендә.
Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан: «Авыруыгыз турында ишеттек. Бик катлаулы диагноз турында сүз бара дип беләм», – дип сораган.
«Лилия, мин синең бу сорауны бирәчәгеңне белдем, көттем. Яшерер нәрсәм юк – күптән түгел операция кичердем. Аңлаганнар аңларлар, бүгенге көндә мин гистология көтәм…»,- дип җавап биргән аңа җырчы.
Дуслары Илсөяне ничек тә юатырга тырышкан, җылы сүзләр язган. Барысы да яхшы булыр, бирешмә, Илсөя!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-03/operatsiya-yasattym-n-ti-sen-k-t-m-3055984