Илшат Вахитов — махсус хәрби операциядә катнашучы, Башкортстаннан, Кыйгы районы егете.
Илшат Вахитов минометтан атулар нәтиҗәсендә яраланган. Снарядларның берсе ул эшләгән машина янында шартлаган. Шуңа да карамастан, яугир сугыш кирәк-яраклары төялгән автомобильне хәвефсез зонага алып чыга алган. Ул рельефлы урында дөрес юнәлеш ала алган, шуның нәтиҗәсендә Русия подразделениеләре сугыш кирәк-яраклары алган һәм куелган бурычларны үтәвен дәвам иткән.
Фидакарьлеге һәм шәхси каһарманлыгы өчен Илшат Вахитов Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2022-12-05/yaraly-kilesh-burychyn-ahyrgacha-t-g-n-3058068