Әнисе Яңа ел кичәсендә бәйрәм иткәндә, улы эпилепсия өянәгеннән үлә язган

Мәскәүдә Яңа ел корпоративы барган бер мәлдә исерек хатын-кыз 12 яшьлек улын күздән җуйган. Бу аздан гына малайның үлеменә китермичә калган.

Басма мәгълүматларына караганда, 51 яшьлек ана “Лужники”да узасы кичәгә улын да алып килгән. Әнисе исергәч, малай, кәефсезләнеп, өенә кайтып китмәкче булган. Әмма урамга чыгуга, анда эпилепсия өянәге башланган. Шулчак малайны кемнәрдер күреп алып, полициягә шалтыраткан. Медиклар чакыртылган.
Сәрхуш ана баласын носилка белән ашыгыч ярдәм машинасына салганда гына тапкан. Ул аның белән хастаханәгә бармакчы булган. Әмма сәрхуш ананы полиция бүлегенә китереп, җәмәгать урынында исерек хәлдә йөргән өчен беркетмә төзегәннәр.

Хатын-кызга айныгач кына улының Морозов исемендәге балалар хастаханәсенә озатылуын әйткәннәр.
Хәзер бу җәһәттән тикшерү үткәрелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/98646/

Бәйле