3 бала анасы – шулай ук инвалид бала үстерүче Миләүшә Сафина күңелсезлеккә очраган. Баксаң, ул бармагын бәргән, хастаханәдә күренгәннән соң, сынган җиренә гипс куйганнар.
– Бер уйламаган җирдән бит бу… Әле менә баламны ашаттым, авыр булды. Гомумән, балалы кешегә гипс белән бик уңайсыз. Менә шундый “бүләк” булды Яңа елга, – дип сөйли Миләүшә.
Тизрәк савыгуын теләп калабыз!
–
–

