Африканың иң югары ноктасында булган Рөстәм Нәбиев өенә кайткан

-- Лейла

Башкортстан блогеры Нәбиев 5895 метр биеклектә урнашкан Килиманджаро тавына менеп җитүен хәбәр иткән иде. Ниһаять, ул яраткан хатыны Индира һәм кызлары София белән Әминә янына кайтып җиткән.  

– 8 декабрь иртәнге сәгать 4тә 30да мин кулларым ярдәмендә генә иң биек тауга күтәрелдем! Барысы бергә 50 км лап юл уздым! Яшермим, бу тау авыр бирелде. Аңа карамастан Россия флагын тауның иң югары ноктасына урнаштырдым.

Мин – Рөстәм Нәбиев — мин үз мисалымда бөтен дөньяга канатларың булмаса да, очып булуын күрсәтүче кеше. Минем 4нче тавым белән! — дип уртаклаша блогер.

Бәйле