Бу елның август аенда Түбән Каманың иң өлкән блогеры Фәния Зиннәтшина вафат булган иде. Аның исеменнән блогын оныгы Альбина Исмаева алып барды. Альбина яраткан нәнәен сагынып искә ала. Шушы көннәрдә төшенә дә кергән.
– Төшләремә еш керә ул… Ул миңа ниндидер билгеләр калдыра, нәрсәдер әйтергә тели. Бу төшемдә нәнәй белән очраштык та, озак кына кочаклашып тордык. Ул берни дә эндәшмәде, елмайды гына. Нәрсә аңлатканын белмим, әмма төшем шундый матур иде, – дип яза блогер.