Җырчы Дилә Нигъмәтуллина кызының мәктәп көндәлеген карап, гаҗәпкә калуын хәбәр итә. Баксаң, Сәфинә бер көнне ике фәннән — математика белән әйләнә-тирә мохитне өйрәнүдән «2»ле билгесе алган.
– Ни дип әйтерсең? – дип сорый яшүсмердән әнисе.
– Ярар, берни булмаган аннан! Төзәтермен әле, – ди Сәфинә, артык игътибар бирмичә.