Тын да алмый көттек бу хәбәрне.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов турында куркыныч хәбәр тарала башлагач, барыбыз да тынычлыктан яздык. Безнең “Василий Теркин” болай гына бирешмәс, исәндер, дип ышандык.
Заманның “фейк” дигән яман чиренә өйрәнеп булмый һаман. Фәнис турындагы хәбәр шул булган, күрәсең.
Бу хакта аның әнисе Фәридә апа улының социаль битендә яза: “Алла бирсә, исән-сау кайта минем улым!”
Инде Фәниснең яудашы Айбулаттан хәбәр бар диләр. Ул Фәнисне күргән, исән-сау, барысына да сәлам әйтә, апасына шалтыраткан, ди.
Курку беләмәс йөрәкле якташыбызны батырлыклары күп. “Барс-17” батальоны составында ул махсус задание белән барганда дошманның җиде кешесенә тап була. Икесен юк итә, дүртесе кача, ә берсен әсирлеккә алып, дошманнарның БТРында үзебезнең подразделениегә кайта.
Ә бервакыт ул дошманнар ут ачканда хезмәттәше белән батальон базасындагы бинада була. Фәнис контузияләнә. Шундый килеш тә ул яраланган иптәшен җимерелгән бинадан алып чыга һәм хәрби госпитальгә илтә. Ә бер хәрби бәрелештә Фәнис Хөсәенов яулап алынган БТРда яралы командирны алып чыга.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2022-12-21/f-nis-is-n-3081010

