Сентябрьдә бер мәктәпнең өч укучысы үз-үзенә кул салган. Аларның икесенә-13, берсенә 16 яшь булган. Малайларның берсен рольле уенда хат алышу вакытында коточкыч адымга әзерләгәннәр. Кызның кулы кискәләнеп беткән: ул төркемнәрдә бирелгән биремнәрне үтәгән.  

Тикшерүчеләр үсмерләрнең Интернеттагы «ролки» уены битендә торуларын ачыклаган. Әлеге хәл Калининград өлкәсендә  булган. 

Узган ел Россиядә 753 бала үз-үзенә кул салган. Бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 37,4 процентка күбрәк.
Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Мария Львова-Белова доклады мәгълүматларына караганда, соңгы өч елда Русиядә үз-үзләрен үтерергә омтылган үсмерләр саны арткан. Беренчел омтылышлар саны 13%ка — 3253тән 3675кә кадәр арткан. Кабат омтылышлар саны икеләтә диярлек-188дән 362 очракка кадәр.

Төп сәбәпләр арасында омбудсмен гаиләдә үзара бәйләнеш булмауны һәм ата-аналар белән конфликтларны, психика бозылуларны, бәхетсез мәхәббәтне, тышкы кыяфәттән канәгатьсезлекне, укуга бәйле проблемаларны һәм Интернетта хокукка каршы мәгълүматның йогынтысын атады.

Бу проблема белән шөгыльләнүче белгечләр шуны искәртә: риск төркеменә хәзер имин гаиләдәге балалар керә. Эш шунда, «теплица» шартларында үскән тинейджерлар еш кына стресска каршы көрәшә алмый, чөнки алар критик хәлләр белән очрашырга күнекмәгән. Әгәр дә аларның гаиләләрендә киеренке мөнәсәбәтләр булса (ата-ана эшли һәм баланы уенчыклар яки гаджетлар белән «сатып ала»), мондый куркыныч арта.

Аннан алар ярдәмне социаль челтәрләрдән эзли. «Ролки» — рольле уеннарның бер төре, анда баланы үз-үзенә кул салуга китереп җиткерәләр. «Ролки»да кураторлар юк- катнашучылар бер-берсен үз-үзенә кул салуга аниме геройлары аша үзләре өнди. Экспертлар мондый төркемнәрнең челтәр буенча күпме таралуын һәм аларда ничә кеше катнашуын белми: алар социаль челтәрләрдә, видеохостингларда һәм уен чатларында популяр.

Русиядә үз-үзенә кул салу характерындагы материаллар балалар психикасына һәм гомеренә куркыныч яный. 2017 елда Роскомнадзор мониторинг хезмәтен башлап җибәрде, ул интернетта үз-үзенә кул салырга өндәүче контентны эзли.

Дүрт ел эчендә регулятор 493 мең хокук бозу очрагын ачыклаган: 402 мең мониторинг хезмәте тапкан, ә тагын 91 меңе кулланучыларның мөрәҗәгатьләре ярдәмендә ачыкланган.

2017 елда законнарга мондый берлекләр төзү өчен җинаять җаваплылыгын катгыйландырдылар, ә Җинаять кодексын яңа мәддәләр белән тулыландырдылар.

Экспертлар кешене үз-үзен үтерергә мәҗбүр итүче факторларның берсе — мәгълүмат чараларында үз-үзенә кул салуны җентекләп яктырту булуын исбатлады. Шуңа күрә регулятор матбугат өчен үз-үзенә кул салу турында мәгълүмат яктырту буенча үз тәкъдимнәрен кертте.

Хәзерге балаларны социальләштерү процессы еш кына Интернетта бара. Монда алар үзләренә дуслар таба, яисә төрле компанияләргә, шул исәптән «үлем төркемнәренә» эләгә. Бу очракта ата-аналар һәм укытучылар, җәмгыять, психологлар, тренерлар нәрсә эшли алалар? Психология фәннәре кандидаты Дмитрий Рассохин сүзләренә караганда, балалар белән дусларча, мыскыл итмичә, һәр җавапны тыңлап сөйләшергә кирәк.

«Балага күңелендәген сөйләргә рөхсәт итегез, — ди Рассохин. — Аңа карашны үзгәртегез: әгәр дә аз вакыт бирсәгез — арттырыгыз, рәнҗетүләр булса — туктатыгыз, каты контрольдә тотсагыз — йомшартыгыз. Балагызга тормыш авырлыкларын җиңәр өчен уңышлы мисаллар күрсәтегез. Аның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз, белгечләрдән ярдәм сорарга курыкмагыз. Киләчәккә һәрвакыт уртак перспектив һәм кызыклы планнар төзегез».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-12-21/balalarga-ni-itmi-3081263

Бәйле