Тромб өзелсә, кеше үләме?

Статистика буенча, дөньядагы халыкның 70 %ы тромбоздан зыян күрә.

Ел саен бу авырудан 250 кешенең берсе үлә. Югыйсә медицинада тромблар белән күптән көрәшәләр, аны дәвалый торган дарулар да җитәрлек. Тромбоз авыруларының барлыкка килүе, аларны кисәтү хакында табиб-кардиолог, Татарстанның “Антикоагуляция” проекты кураторы Данил САФИН белән сөйләштек.

“Артериаль тромбоз 30 % очракта үлемгә китерә”
— Данил Дамирович, тромб нәрсә ул? Ни сәбәпле барлыкка килә?
— Кызганыч, соңгы арада миокард инфаркты, ишемия инсультына, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле кайбер авыруларга тромблар сәбәпче. Гади итеп аңлатканда, кан тамырларында тыгыз кан кисәкчекләре формалаша һәм алар ирекле кан әйләнешенә комачаулый башлый. Тромбозга китерергә мөмкин факторларны медицинада Вирхов өчлеге дип атыйбыз: кан составы үзгәрү яки тромбофилия (бу тумыштан булырга, яшәү дәверендә дә килеп чыгарга мөмкин), кан тамыры стенкаларына зыян килү, кан агымының үзгәрүе, бер урында оешуы, турбулентлык. Иң куркынычы — тромблар кинәт килеп чыга. 30 % очракта кеше үлеменә китергән сәбәп — беренчел артериаль тромбоз.
— Тромбоз берничә төрле буламы әллә?
— Әйе, тромбоз төрләргә бүленә. Артериаль тромбозның барлыкка килү сәбәбе тамырларда атеросклеротик бляшкалар хасил булу һәм артериянең стенкаларына зыян килү. Күп очракта ул бляшкаларны кеше тоймый. Кан тамырындагы бляшка җәрәхәтләнү куркыныч. Нәкъ шул вакытта кан тамырында тромб хасил булырга мөмкин. Бу процесс атеротромбоз дип атала. Гадәттә, атеросклероз вакытында, ягъни кан тамырларының эчке стенкасына холестерин ябышканда күзәтелә. Әлеге төр тромбоз шикәр авыруы, симерү, дөрес тукланмау, стресс вакытында барлыкка килә, нәселдән дә күчә ала. Атеросклерозга китерергә мөмкин факторлар: яшь олыгаю, тәмәке тарту, югары кан басымы, әти-әнидә йөрәк ишемиясе иртә күзәтелү, хроник бөер авырулары.
Веноз тромбозы вакытында иң куркынычы: кан тамырыннан өзелгән тромб кисәкчәләре кан агымы белән йөрәкнең уң як камераларына эләгеп, алга таба үпкә артериясенә керергә мөмкин. Аны табиблар үпкә кан тамырларының тромбоэмболиясе (ТЭЛА) дип атый. Ул — йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында өченче урында, үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе.
— Веноз тромблар нилектән хасил була соң?
— Бот сөяге сыну, тез яки оча буынына операциядән соң, умыртка баганасына зыян килү, химиотерапия, хроник үпкә авыруы, йөрәк эшчәнлеге бозылу, гормоннар ярдәмендә дәвалану, контрацептивлар куллану, яман шеш, йөклелек һәм бала табу, инсульт, өч көннән артык хәрәкәтсез яту, ерак арага сәяхәт, артык гәүдә авырлыгы, тамырлар варикозы, лапароскопик хирургия — болар барысы да веналарда тромблар барлыкка килү куркынычын арттыра. 60 яшьтән олыракларга аеруча сак булырга кирәк. Шуңа да операция кичергәннән соң, аякларга махсус компрессион трикотаж кияргә һәм мөмкин булганча хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Кайбер имгәнүләрдән соң билгеле бер вакытка антикоагулянтлар, ягъни кан куеруны булдырмый торган препаратлар билгеләнә. Аларны табиб киңәше буенча кимендә 3-4 атна эчәргә кирәк.“Аспирин булышмый”
— Ковидтан соң тромб барлыкка килде, диючеләр бар. Бу авырулар арасында бәйләнеш бармы?
— Соңгы мәгълүматлар буенча, интенсив терапия бүлегенә эләккән коронавирус белән авыручыларның 30-70 %ында аяк яки үпкә кан тамырларында тромблар ачыклана. Реанимация бүлегенә эләккән һәр дүртенче коронавирус белән авыручы пациентның үпкәсендә кан әйләнеше бозылу, кимчелекләр күзәтелә. Ковид белән авырганда аз хәрәкәтләнү тромбоз куркынычын арттыра.
— Аспирин тромб барлыкка килүне кисәтәме?
— Монда аспирин гына булышмый. Дәвалану ысулын табиб хәл итәргә тиеш. Әйтик, йөрәк куышлыгындагы тромбларны кисәтү өчен, антикоагулянтлар кабул итәргә була. Татарстанда антикоагулянт кабинетлар бар.
— Спорт белән кинәт шөгыльләнә башларга ярамый, диләр. Имеш, бу тромблар кузгалуга китерергә мөмкин, дөресме?
— Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, спортны стресска тиңләргә була. Икенчедән, су эчү режимы җайга салынмаган очракта, организм озак вакыт сусызлыктан интеккәндә, кан куера. Кайбер спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең, бигрәк тә йөгерүче, велосипедчының йөрәк тибеше гади кешенекенә караганда акрынрак. Бу да кан әйләнешенә тәэсир итә. Әлеге спорт төрләрен үз итүчеләрдә кул-аякларның шешүе, кан тамырларының җәрәхәтләнүе ешрак күзәтелә.
— Тромб өзелсә, кеше үләргә мөмкин, диләр. Аны коткарып калып буламы?
— Тромб, эләгеп торган урыннан ычкынып, кан тамырлары буйлап хәрәкәт иткәндә, орган ишемиясенә китерергә мөмкин. Йөрәк алды фибрилляциясендә, йөрәк куышлыгы эчендә хасил булган тромблар кан агымы белән кузгалган очракта, кан тамырлары тыгылуга китерә. Әгәр тромблар баш мие кан тамырларына килеп эләксә — ишемия инсульты, аяк кан тамырларында тыгылса, гангрена хасил булуы бар. Кайбер очракта авыруның исән калуын минутлар хәл итә. Шуңа да тизрәк ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга кирәк.

“Бургер урынына — яшелчә”
— Тромб барлыгын белеп буламы? Ул өзелгәндә, нинди билгеләр күзәтелә?
— Тромб хасил булу процессы кайчак үзен сиздерә. Мәсәлән, аяк кан тамырларындагы тромблар вакытында авырлык, бигрәк тә кичен, төнлә арыганлык сизелә. Аяклар шешә, тиренең төсе үзгәрергә, аяк-кул сызларга, тән туңарга, температура күтәрелергә, тромб булган урында кан әйләнеше бозылырга, кан тамырлары бүртеп чыгарга мөмкин. Йөрәк куышлыгында тромблар йөрәктәге кан әйләнеше бозылганда яки йөрәк алды (предсердие) зурайган очракта күзәтелә. Йөрәк аневризмасы, миокард инфаркты, кардиомиопатия (ясалма йөрәк) булган кешеләрдә очрый. Тромб өзелеп, берәр органга килеп эләккәч, кан басымы кинәт төшәргә, пульс ешаерга, сулыш кысылырга, күкрәк чәнчергә мөмкин. Кайчак кеше кан төкерә.
— Кандагы холестеринның нормасы күпме?
— Ул һәр кешедә төрлечә булырга мөмкин. Әмма шуны истә тоту мөһим: кандагы холестерин күләме
8 ммоль/л дан артып киткән очракта, йөрәк, кан тамырлары авырулары барлыкка килү ихтималы бермә-бер арта.
— Холестеринны киметә торган ризыклар бармы?
— Махсус ризыклар ашап кына, холестерин аркасында килеп чыккан авыруларны дәвалап булмый анысы. Шулай да дөрес тукланып, чирне кисәтергә мөмкин. Төрле ризык ашау яхшы. Чама белән май, углеводлар, аксым да булсын. Яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек файдалы. Эшкәртелми торган май булган ризыклардан (трансжир) тыелу яхшырак. Аларга гамбургер, майонез, попкорн, камыр ризыклары, чипсы һ.б. керә. Көненә 5 граммнан артык тоз кулланмагыз. Алкогольле эчемлекне бөтенләй кулланмау йә көненә 10 граммнан арттырмау яхшы. Баллы ризык ашамагыз, бигрәк тә газлы суны чикләргә тырышыгыз. Көненә кимендә 30 минут тирәсе физик күнегү ясарга гадәтләнегез.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Тромбны булдырмас өчен нишләргә?
Кан оешуны булдырмас өчен, махсус диета тотыгыз (аны дәвалаучы табиб билгели). Начар гадәтләрдән баш тартыгыз, саф һавада күбрәк булыгыз.
Иммун системасын ныгытыгыз.
Озак вакыт хәрәкәтсез утырмагыз. Ерак сәфәргә чыгарга туры килсә, ара-тирә күнегүләр ясап алыгыз.
Тәнне кысып торган уңайсыз киемнәр (тар джинсы чалбар) кимәгез. Табиб кушкан икән, махсус гольф, трикотаж оеклар киегез.

Кайнар мунчага саклык белән керегез. 

чыганак: https://im-tatar.ru/2022/12/1865/

Бәйле