Гүзәл Уразовага да 41 яшь тулды

Бу бәйрәмне җырчы гаиләсе белән чит илдә каршылады.

Җырчы Гүзәл Уразова кичә, ягъни 8 гыйнвар көнне, 41 яшен тутырды.

Туган көне алдыннан җырчы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә: «Иртәгә – минем елга бер килә торган көн. Уйланып утырам әле. Тагын ни эшләргә кирәк икән 41 яше тулган кешегә? Ул яшьне минем бер дә әйтәсем килми, әлбәттә. Күпме бар, барысы да үземнеке инде. Киңәш бирегез әле, нинди планнар корырга?» – дип язган булган.

Җырчыга киңәш бирүчеләр күп. Кинода төшәргә, тагын бер бәби алып кайтырга үгетләүчеләр бар. «Инде берни дә планлаштырмагыз. Рәхәтләнеп яшәгез хәзер», — диючеләр дә бар. «Хәзер оныклар көтәсе кала сезгә», «Матур җырлар белән безне куандырыгыз», «Планнарыгызны Илдар белән корыгыз инде, кеше белән түгел», – дип язучылар булган.

Кайберәүләр 40тан соң җыерчыкларга каршы көрәш башларга киңәш итә. Монысы Гүзәл өчен артыктыр инде… Аңа әле 30 яшьтән артыкны бирүче юк. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-01-09/g-z-l-urazovaga-da-41-yash-tuldy-3098779

Бәйле