“Сайкамана”ны җырла!” — диде Кәрим

Беркөнне күршебез Миләүшә ике яшьлек улын миңа калдырып китте. “Хәүлә апа, матурлык салонына язылган идем, выручай!” — дигәч, каршы килмәдем инде. Коткарасың инде, каршы килеп булмый. “Коткару хезмәте”нең штаттан тыш хезмәткәрләре бит без — пенсионерлар. Өстәвенә, кем әйтмешли, “күз күргән, колак ишеткән” малай, ничек тә уртак тел табарбыз дип уйладым.

Кәрим башта фатирга “экскурсия” ясап чыкты, кагыласына — кагылды, үреләсенә — үрелде, буе җитмәгәнен үзем алып бирдем. Кыскасы, теләсә нинди криминалист мондый “материал” белән җырлап эшләр иде. Ярар, әйткә-немчә, түтәгез пенсиядә, бармак эзләрен сөртеп чыгу кыен булмас, көйсезләнмәсен генә!
Икенче эше өйдәге уенчыкларга “ревизия” ясау булды. Берничәсен сайлап, уйнап та алды. Ләкин бу озакка бармады. Күрәм, малай­ бераз кәефе төшә башлады. Күңел­сезләнүен оныттырыйм дигән максаттан “Камыр батыр” әкиятен укырга булдым. Тик минем “максат” Кәримнең “план”ына бик туры килеп бетмәде бугай. Ул: “Сайкамана”ны җырла!” — диде дә, кулымдагы китапны алып куйды.
Кәрим татарча яхшы аңлый. Тик яше икедә генә булгач, сүз байлыгы, әлбәттә, җитәрлек түгел. Кайберләрен ачык кына итеп әйтеп тә бетерми, бераз сакаулыгы да бар. Мине дә “Әүлә апа” дип кенә җиффәрә. Болай төшеп калганнардан түгелбез әле, “сайкамана”ны гына булдырырбыз: “Чайкала иген кырлары, уяна таң нурлары…” Ничек ачтым, шулай ябып та куярга туры килде авызны. Кәрим, “Стоп плиз!” дип, инглизчәләп бер генә әйтеп куйды, әттәгенәсе! Шулай итеп, беренче раундта ук “егып салды” — “сайкамана” чайкалмый икән!
“Тукта, мин әйтәм, бәлки, ул Салаватны “сайкамана”га әйлән­дергән­дер! “Абый-абый, Салават абый, Салават абый, диләр, шунсы күңелсез!” Кәримгә бу җырым да ошамады, ягъни “сайка­мана”сы якын да килмәде. Ә үзе, чукынмыш, өзми дә куймый: “сайканама” һәм бетте-китте!
Мин Айдар Галимов репертуарына күчәм. “Сал чайкала, йөзә бата-калка, ләкин килми ярга борасым”. Кәрим тагын башын чайкый. Менә сиңа мә! Хәзер инде үземә дә кызык була башлады: нәрсә булырга мөмкин соң бу серле “сайкамана”?
Инде Фән Вәлиәхмәтовны ярдәмгә чакырам: “Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз”. Хәзинәдә булган бөтен җырларымны җырлап чыктым диярлек, юк, малай, тәки “сайкамана”ның очына чы-гып булмый! Миләүшә үзе кайтып кермәсә, эшләр ни белән бет­кән булыр иде, белгән юк! Әмма лә­кин, шуны әйтә алам: теге “сары йорт”ка шылтыратырлык булмаса да, каты гына итеп һинд чәе эчәрлек булды!
“Сайкамана” нинди җыр булып чыкты, дисезме? Тотыныбрак утырыгыз — “Бүләк”! Әйе, әйе, нәкъ үзе! Исегездәме: “Килдек дуслар Идел-диңгез кичеп, сезне сагынып, канатланып очып…” Бәй, тукта әле, кайда соң монда “сайкамана”, диярсез? Шун­да, шунда… “Яшик бу дөньяда сайрап кына” дигән юлындагы “сайрап кына”ны Кәрим үзенчә “сайкамана”га әйләндергән булып чыкты! Хәйләкәр малай! Үзе дә белә икән бу җырны. Юк, “Әүлә” апа­сын “сайкамана”ланды­расы килгән!
Ярый, ярый, кәнфитләнеп утырмагыз, тиз генә кабатлап карагыз әле, үзегезнеке дә аныңча килеп чыкканын сизми дә калырсыз! Яле, яле: “Яшик бу дөньяда “сайкамана”! Шәп бит!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-01-23/saykamana-3115193

Бәйле